Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәҗә маен чыгарырдай төзелеш


Казан метросының “Кәҗә бистәсе” тукталышы 2009 ел ахырына төзелеп бетергә тиеш булса да, 2010 елның август ахырына гына ачылачак.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан метросының Җиңү паркы тукталышын ачу тантанасында, моннан соң һәр ел яңа тукталыш төзеләчәк дигән иде.

“Казметрострой” идарәсе башлыгы Марат Рәхимов исә, “Кәҗә бистәсе” тукталышы ачылышының чигенү сәбәпләрен акча юклыгына бәйли. Шулай ук төзүчеләр әлеге станцияне ясау башкаларына караганда авыррак ди. Чөнки биредә Казансу астыннан килгән ике җир асты юлы берләшә.

Шулай да, җир асты юл төзүчеләренең киләчәккә планнары зурдан. “Кәҗә бистәсе” белән эш бетмәсә дә, алар “Мәскәү”, “Декабристлар” һәм “Авиазаводская” тукталышларында эш башларга ниятли. Татарстанлылар бу станцияләргә юл салучы машинаны Франциядән 8,5 миллион еврога сатып алган инде. Исеме дә билгеле – Айсылу. Әлеге машинаны Марсель шәһәреннән көймәгә төяп, Дондагы Ростов аша Идел буенча сентябрьгә Казанга кайтарачаклар.

“Казметрострой” башлыгы Марат Рәхимов горурланып әлеге машина метро төзүче ширкәтнең шәхси мөлкәте ди. Чөнки ул федераль һәм республика бюджеты акчаларына түгел, ә төзүчеләрнең Самарда эшләнгән эшләре хисабына алынган.

Метро төзелеше турыдан-туры Универсиада уеннарына бәйле. Чөнки җитәкчелек җир асты юлларының күп өлешен бу чарага кадәр салып калмакчы. Шунлыктан бүген Казан һава аланына иң якын булачак Имәнлек станциясенә карата да кайбер планнар билгеләнә. Бу тукталыш Универсиадага әзер булырга тиеш. Чөнки уенчылар монда Универсиада авылында яшәячәк.

Казан метросының якынча планы

Метро булдырылырга тиеш, әмма әлегә эшләр аксап бара ди, Казанда Универсиада уеннарына әзерләнүчеләр. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Фәйзуллин: “Транспорт челтәрен җайга салыр өчен безгә 93 миллиард сум кирәк. Метроның яңа төзеләчәк 6 тукталышына 39 миллиард сум тотылачак. Әмма безне беренче чиратта Универсиадада катнашучыларның Һава аланыннан шәһәр үзәгенә барып җитү мәсьәләсе борчый. Бу сорау әлегә ачык кала”, ди.

“Казметрострой” башлыгы Марат Рәхимов исә, 2009 елга метро төзелеше аз булса да финанслана. Аның сүзләренчә, быелның икенче яртысына федераль үзәктән 500 миллион, республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча күчерелгән. Әмма бу бик аз. Чөнки бер “Кәҗә бистәсе” тукталышын тәмамларга гына да, тагын 3 миллиард сум кирәк ди, төзүчеләр.

Казан белән Һава аланын бәйләүче транспорт челтәре дә тәгаенләнмәгән. Җитәкчеләр аның нәрсә: электропоезд, яки башка бер әйбер булуын әлегә белми. Бәлки, тиз йөрешле трамвай булыр ди алар. Күрәсең Мәскәүнең күпме акча бирүе бу мәсьәләне хәл итәчәк. Әлегә Универсиадага әзерлек өчен 7 миллиардка якын акча күчерелгән. Бу акча яшәеш челтәрен кулайлаштыру өчен түгел, ә спорт корылмаларын төзи башлау өчен икән.
XS
SM
MD
LG