Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Русиягә үпкәләп кенә калмас


Мәскәүдә Черкизов базарын ябу Русия белән Кытай арасында каршылыклар тудырды. Кытай хакимияте Русиягә икътисади чикләүләр кертү белән яный.

Черкизов базары ябылып меңләгән кытай эшсез калгач, Мәскәүгә зур гына Кытай хөкүмәте вәкиллеге килеп төште.

Кытай Русия хакимиятен сатучыларга алдан әйтмичә базарны бик тиз ябып куюда гаепли. Ягъни, аларга үз товарларын базардан чыгарырга вакыт бирелергә һәм шундый ук яңа урыннар тәкъдим ителергә тиеш иде дип дәгъва белдерә.

Чөнки базар ябылу нәтиҗәсендә, 80 мең кытай үз эшен югалткан, ә 2 миллиард долларлык товарлары тартып алынган. Әмма бу әле прблеманың башы гына. Ник дигәндә, Черкизов базары өчен махсус әйбер җитештерүче кытай ширкәтләре бер-бер артлы ябыла башлаган.

Русия тышкы эшләр министрлыгына Кытай алдында хакимиятенең гамәлләре һич кенә дә аларга каршы юнәлдерелмәгән дип акланырга туры килде. Ләкин кытайлар алай дип санамый. Һәрхәлдә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле интернет сәхифәләрне укыгач шундый тәэсир туа. Кытай басмаларында Мәскәүдә кытайларны җәберлиләр, милиция һәм мафия аларны талый дип языла.

Кытай түрәләре исә товарларны чик аша керткәндә канун бозу юлларын урыслар үзләре булдырды, чөнки аларга тизрәк үз халкын ашату һәм киендерү кирәк иде, ә хәзер кытай эшмәкәрләрен читкә этәрәләр, ди.

Әлеге сүзләрне әйтүче түрәләр үз исемнәрен яшерми. Кытай хакимияте ачыктан-ачык ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылыуы белән яный. Ул беренче чиратта Русияне икътисади чикләүләр кертү белән куркыта. Мисал өчен Кытай “Роснефть”ка кредит биргәнен искә төшерде.

Шулай ук әлеге ил Русия экспортерларыннан нефть, корыч һәм башка күп кенә әйберләр дә сатып ала.

Әлбәттә Кытай үз ватандашларын яклап Русиягә бер яктан басым ясаса, сатучылар үзләре дә кул кушырып утырмый. Алар инде шактый акчалар түләп Мәскәүнең башка базарларын яулый башлады. Кытайларның һәрбер урын өчен зур акчалар түләргә әзер булуы сәбәпле, кайбер базарларда урын өче бәяләр берничә тапкырга артты. Мисал өчен Лужникидахәзер бер ай өчен 3 мең евро түгел, ә 5 мең түләргә кирәк.

Ләкин хакимият басымыннан соң әлеге базар җитәкчелеге инде урын өчен бер айга түләп куйган кытай һәм вьетнамнарга бу җирләрне бушатырга кушты. Хәтта ки алар әле 2 атна гына эшләгән булса да. Беренче чиратта хәзер базарларда русиялеләргә урын бирү сәясәте алга сөрелә.

Кытай хакимияте исә алынган 2 миллиард долларлык товарны кире кайтаруны таләп итә һәм кытай сатучыларына басымны туктатырга куша. Мәскәү әлегә бирешми.
XS
SM
MD
LG