Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: АКШ Тифлисны ташламады


АКШ вице-президенты Джо Байден "бербөтен" Грузиядә теләктәшлек вәгъдә итте, әмма ил җитәкчелеге демократияне үстерер өчен күбрәк көч куярга тиеш, диде.

АКШ вице-президенты Джо Байден Грузиягә сәфәре барышында ил җитәкчесе, парламент һәм оппозиция вәкилләре белән күреште.

Парламенттагы чыгышында Байден, АКШ Грузиянең НАТОга кушылу теләген яклый, без бергәләп, илне НАТО стандартларына кадәр җиткерер өчен эшләрбез, диде.

Байденның бу сүзләрен парламентта алкышларга күмделәр. Ул шулай ук, үткән елгы сугышка да кагылды. АКШ Көньяк Осетияне һәм Абхазияне дә танымаячак, дип белдерде.

“Без Русияне, 12 апрельдәге солых килешүендә ачык күрсәтелгәнчә гаскәрләрне низагка кадәр торган урынга кайтару, илдән чыгу вәгъдәләрен үтәргә чакырабыз”, диде Байден.

АКШ вице-президенты парламенттагы чыгышында, Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту Грузиягә зыян салмаячак, дип белдерде.

Байден Грузиягә сәфәре кысаларында оппозициянең төп җитәкчеләре белән дә очрашты. Анда парламентның элекке рәисе Нино Бурджанадзе, Грузиянең БМОдагы элекке вәкиле Ираклий Аласания, парламенттагы оппозиция төркеме башлыгы Георгий Таргамадзе булды, дип хәбәр ителә. Очрашудан соң, Нино Бурджанадзе матбугатка, АКШ вице-президенты Джо Байден, Америка Грузиянең эчке эшләренә тыкшынмый дип әйтте, диде.

Иртән АКШ вице-президенты Грузия җитәкчесе Михаил Саакашвили белән очрашу алдыннан, Тифлиска Русия очкычлары өстән йормәгән, еракта шартлаулар күренмәгән бу тыныч вакытта яңадан килүенә шат булуын әйтте.

Мин монда бернинди шартларсыз, әмма АКШның Грузия янында булуын күрсәтер өчен килдем, диде Байден.

Грузия президенты Саакашвили АКШ башлыгы Барак Обамага рәхмәтләр белдерде.

“Мин АКШ президент Барак Обамага аның Мәскәүдәге позициясе өчен, 21 гасырда тәэсирлек сфераларын булдырмау турындагы сүзләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу сүзләр Грузия кебек ил өчен музыка кебек яңгырый” диде ул.

Байденның Тифлиска сәфәре бик тәэсирле булса да, Грузия рәсмиләре Вашингтоннан конкрет адымнар көтә.
XS
SM
MD
LG