Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида татар мохтариятенең үз урыны булды


Омски милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзалары
Омски милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзалары

Омскида 1997 елдан бирле эшләп килүче шәһәр милли-мәдәни мохтарияте шурасының киңәйтелгән утырышы яңа гына җиһазландырылган бүлмәдә үтте.

Моңа кадәр мохтариятнең үз урыны булмады. Шура әгъзалары проблемаларын хәл итү, планнарын гамәлгә ашыру буенча җыелышларын “Кызыл Гвардия” мәдәният йортының берәр бүлмәсендә, яисә кемнең дә булса фатирында үткәрә иделәр.

Соңгы айларда мохтарияткә оешманың эшендә актив катнашучы яңа кешеләр килде һәм җыелышлар гына үткәрү түгел, компьютерлар куеп, китаплар булдырып укытулар оештыру, башка эшләр башкару мөмкинлеге булган урын табу турында кайгырта башладылар.

Бирәсе килгән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, мохтариятнең даими иганәчесе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Тамир Алимбаев үзе җитәкләгән ширкатьнең вакытлыча бушаган ике эш бүлмәсен тәкъдим итте. Мохтариятнең рәис урынбасары Рәшид Бакиев татар активистлары белән бергә, төзекләндерү, чистарту кебек эшләр башкарды, кайбер җиһазлар булдырды.

Шулай, тиз арада шәһәр үзәгендә урнашкан бинаның 7нче катындагы ике бүлмәле офис тәртипкә китерелде һәм җомга көнне анда мохтарият шурасы киңәйтелгән җыелыш үткәрде. Җыелышта мохтарият активистлары, кайбер эшмәкәрләр, яшьләр, “Умырзая” фольклор ансамбле әгъзалары катнашты.

Утырышта беренче чиратта мохтариятнең соңгы вакытта башкарган эшләренә кыскача йомгак ясалды, алда торган эш планнары билгеләнде. Чыгыш ясаучылар яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген, аларда милли үзаң, “татарлык” тәрбияләүгә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Разыя Мәҗитова


Мохтарият активисты Разыя апа Мәҗитова: “Себер телендәме, әдәби телдәме, татарча сөйләшергә кирәк, безнең төп бурычыбыз – үзебезнең татарлыкны белдерү, без бүленмибез, бер-беребезне яратабыз, без татарлар бер-беребезгә булышабыз. Кем ничек, мин татар булуым белән горурланам. Кая гына барсам да, Камчаткамы, Курил, Сахалин, Мәскәү, Ленинградмы – күп йөрергә туры килде – бөтен җирдә мин үземне татар дип белдердем. Беренче урында безнең балаларыбызга татарлыкны белдерү, без татар дип горурлансыннар”, диде.

Мохтариятнең яшьләр оешмасы җитәкчесе Шамил Аллагулов үз планнары белән уртаклашты: “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәкчәк пати” акцияләрен үткәрү, тематик кичәләр, дискәтүкләр оештыру буенча эшләүләре турында әйтте.

Эшмәкәр Муса Нигъмәтуллин, күптән түгел Удмуртиядә һәм Саратовта булдым, ул төбәкләрдә җирле халык татарлар белән туганлашырга тели, чөнки анда татар сүзе бай дигәнне аңлата, дип сөйләде.

Саратов егете Рөстәм Тубышев, алар өчен дини тәрбиянең мөһим булуы, җомга намазына йөрмәгән кеше белән бернинди эш тә йөртмәүләре турында сөйләде, ди Муса әфәнде.

Шамил Аллагулов
“Миңа билгеле булуынча, анда безнеке кебек иҗтимагый оешмаларның финанс проблемалары юк, барысы бергә, бердәм күтәреләләр, бердәм булып үз мәдәниятләрен финанслыйлар, беркемгә дә баш итеп бармыйлар”, дип сүзен дәвам итте Омски эшмәкәре Муса Нигъмәтуллин.

Яңа урында үткәрелгән беренче җыелышны дога белән башлап җибәрүче Закир хәзрәт Шарыпов, рухи тәрбиясез, динсез безгә үсешкә ирешергә авыр булачак, диде.

Закир хәзрәт күптән түгел бер бик дәрәҗәле ислам оешмасы вәкиле белән сөйләшүләрдә булуы турында сөйләде. Хәзрәт сүзләренчә, ярдәм итәргә вәгъдә итәләр, мөселман балалары өчен дини һәм дөньяви белем бирү урыннары булдыру мөмкин, әмма аны тормышка ашыру өчен 1-2 ай гына түгел, 2-3 ел кирәк булачак.

Җыелыш ахырында Тамир Алимбаев үзенең фикерен белдереп болай диде: “Эшләр уңышлы булсын, яшьләр бергә, бер-берен танып, берләшеп эш күрсәтсеннәр, олы кешеләр тәҗрибәләрен тапшырсыннар. Үрнәк булып торсыннар. Шулай итеп, эшебез уңышлырак булыр, алга китәр дип бик алай дип өметләнәм”, диде.
XS
SM
MD
LG