Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватиядә тимер юл казасында 6 кеше һәлак булды


Башкала Загребтан Әдрән диңгез буендагы Сплит шәһәренә баручы поезд шәһәргә барып җитәрәк юлдан чыккан.

20-ләп кеше каты яраланып боралаклар белән хастаханәгә алып кителгән диелә. Каза урынына машиналар белән килү мөмкин булмаган.

Каза сәбәпләре тикшерелә.

Беренчел мәгълуматларга караганда, кызудан тимер юл кыйшайган булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG