Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан: Европа күзәтүчеләре канәгать түгел


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре Кыргызстандагы сайлауларга канәгатьсезлек белдерде. Оппозиция халыкны урамга чыгарга чакыра.

ЕИХО күзәтүчеләре 23 июль көнне үткән президент сайлауларына тискәре бәя бирде. Алар, бу тавыш бирү өметләрне акламады, Кыргызстан өстенә алган йөкләмәләрне яңадан үтәмәде, дип әйтте.

Кыргызстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларны кануни дип атады. Оппозициядәге фиркаләр исә комиссиягә һәм прокуратурага шикаятьләрен яудырды.

Беренче мәгълүматларга караганда, хәзерге президент Курманбәк Бакиев 86% тирәсе тавыш җыйган.
Саннар фараз ителгәннән күпкә зуррак булып чыкты.

Бакиевның төп көндәше, элекке премьер-министр, социаль демократик фирка вәкиле Алмазбәк Атамбаев тавыш бирү көнендә, сайлау ярышыннан чыгуы турында белдерде.

Ул моны хәрәмләшүләр, аның кешеләренә басым ясауга каршылык белдерү теләге белән аңлатты.

Атамбаев 7% тирәсе тавыш җыйган, дип хәбәр итте сайлау комиссиясе.

Атамбаев пәнҗешәмбе көнне, сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерер өчен, халыкны урамга чыгарга чакырды.

Кыргызстангы хәбәрчеләребезнең әйтүенә караганда, әлегә республикада вәгзыять тыныч.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре тараткан белдерүдә сайлауалды кампаниясенә дә тәнкыйть белдерелә. Хакимияттә булган нәмзәткә, көндәшләре белән чагыштырганда өстенлекле шартлар тудырылды, кампания бер яклы гына яктыртылды һәм хакимият ресурслары файдаланылды, дип әйтелә рәсми мөрәҗәгатьтә.

Күзәтүчеләр биргән бәяләмәдә шулай ук, сайлау урыннарында бюллетеньнәрне ташлау, сайлаучылар исемлегендәге төгәлсезлекләр, берничә тапкыр тавыш бирү турында әйтелә.

Кыргызстан сайлау комиссиясе кимендә бер җирдә сайлау тартмаларына бюллетеньнәрнең өстәп ташлануын таныды.

Кыргызстандагы 24.kg мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, тавыш бирү башланганчы 197 җирдә тартмаларга бюллетеньнәр күпләп салынган булган, аларда тавыш бирү нәтиҗәләре дөрес түгел дип танылган.

Халыкара күзәтүчеләр шулай ук, тавышларны санауга да тискәре бәя бирә.

Сайлау көнендә, шулай ук, ике депутат кулга алынган булган, Мирбәк Асанакулов һәм Кубанчбәк Кадыйров икесе дә, оппозициядәге фирка вәкилләре булган. Аларның кулга алынуына бер меңләп кеше каршылык белдерде, бу урам җыенын милиция куып таратты, дип хәбәр ителә.

Әлегә урам җыеннары турында мәгълүмат юк, әмма, оппозиция чакыруын ишетеп халык алдагы көннәрдә урамга чыгарга мөмкин, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG