Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мохтарият бүлекчәләре “үрчи”


Башкортстантатарлары милли-мәдәни мохтарияте бүлекчәләр төзи.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте дүрт ел мәхкәмәләшүдән соң теркәлүгә ирешүен хәбәр иткән иде. Инде аның бүлекчәләрен төзү эшләре башланды.

Шундый бүлекчә республиканың Салават районында оешты. Моңа кадәр оешманың 4 бүлекчәсе бар иде. Милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, татарлар күпләп яшәгән барлык районнарда шундый бүлекчәләр төзеләчәк, республика татарлары миллл-мәдәни мохтариятенең корылтае узачак.

Ә аңа кадәр халык санын алуларга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Шуның карарлары корылтайга чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG