Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада яңадан киеренке сайлау


Молдовада парламент сайлавы кабаттан үткәрелә. Коммунист җитәкчелекнең бу юлы да сайлау канунын тупас бозуларына зарланучылар күп.

Молдова 29 июльдә үтәчәк парламент сайлауга әзерләнә. Апрель аенда үткән сайлау нәтиҗәләре зур ризасызлык чараларына сәбәп булды. Киңкүләм канун бозулар аша җиңүгә ирешүдә гаепләнгән коммунистлар үзләренең вәкилен президент итү өчен парламентта җитәрлек тавыш җыя алмады. Нәтиҗәдә Молдовада яңадан сайлау үткәрелә. Оппозиция бу юлы да хакимияттәге коммунистларны канун бозуларны дәвам итүдә гаепли.

Кишинев, апрель, 2009
Молдовада апрель аенда үткән парламент сайлавы һичкем көтмәгән хәлләргә сәбәп булды. Кишиневта демонстрациячеләр парламент бинасына бәреп кереп аңа ут төртте, президент утырмасын талады. Полиция йөзләрчә кешене кулга алды. Күпләрнең төрмәләрдә кыйналуы, кайберәүләренең үлүе турында хәбәрләр булды.

Ул чакта демонстрациячеләр сайлау зур хәрәмләшүләр белән үтте дип шулай ризасызлык белдерде.

Ул сайлау нәтиҗәсендә хакимияттәге коммунистлар 101 урынлы парламентта 60 урын алды. Конституция нигезендә хакимияттән китәргә тиешле коммунист президент Владимир Воронин урынына яңадан үз кешеләрен кую өчен исә аларга парламентта 61 тавыш кирәк иде.

Парламентта яңа президент өчен тавыш бирү 2 мәртәбә үткәрелде. Икесендә дә оппозиция коммунист президент сайлауга каршы чыкты. Нәтиҗәдә Воронин яңа президент сайлый алмаучы парламентны таратып тагын сайлау игълан итәргә мәҗбүр булды.

Бу юлы да сайлау канунын бозулар турында бик күп хәбәрләр килә.

Молдованың күп кенә төбәк җитәкчеләре Азатлык радиосына Коммунистлар фиркасенең янау-куркытулары, ялган бюллетеннәр куллануы, сайлаучыларны сатып алырга тырышуы турында сөйләде.

Читтә тавыш бирү бюллетеннәрен дөрес санамау турында да күп кенә гаепләүләр булды.

Рәсми саннарга караганда, ярты миллион Молдова ватандашы читтә яши, кайбер исәпләүләргә караганда, бу сан 1 миллионга җитә.

Ә бу инде Молдова сайлаучыларының чиреге диярлек читтә яшәп эшли дигән сүз.

Аларның бик зур күпчелеге тавыш бирүдә катнашмаячак. Молдова бик аз гына илләрдә, анда да башкалаларда гына тавыш бирү үткәрә.

Апрель аенда, мәсьәлән, илдән читтәгеләрнең нибары 17 меңләбе генә тавыш бирүдә катнашты.

Сәяәси күзәтүчеләр фикеренчә, читтә яшәүче молдованнарның зур күпчелеге коммунистларны хупламый.

Молдованың үзендәге хәлләргә килгәндә исә, илнең көньягындагы Карабетовка авылы башлыгы, оппозициядәге Безнең Молдова бердәмлеге әгъзасы Тудор Казаку коммунист җитәкчелек бу сайлау алдыннан җирле хакимиятләргә басым ясап килә ди.

"Мине әле генә прокуратурага сорау алуга чакырдылар. Безгә шундый мөнәсәбәт күрсәтелә. Без цивилизацияле һәм демократик диалог телибез, әмма коммунистлар тыңларга да теләми", - ди Казаку.

Молдова үзәгендәге Слобозия шәһәренең бәйсез меры Анатол Завалиска әйтүенчә, коммунист җитәкчелек эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләрен куркытырга кушкан.

"Кешеләр оппозициянең сайлау алды көрәшендә катнашырга курка. Аларга эштән куылачаклары, ир яки хатыннарының да, балаларының да эшләрен югалтачагы турында әйтелгән”, - ди Завалиска.

Завалиска оппозиция тарафдарларына кулга алу белән янаулар булуы турында да әйтә.

Әмма иң киң кулланыла торган куркыту ул оппозиция Молдованы Романиягә кушарга тели дигән белдерүләр.

Икенче дөнья сугышына кадәр Молдованың зур гына өлеше Романия карамагында булган. Аларның телләре дә уртак, мәдәни бәйләнешләре дә шактый киң.

Владимир Воронин
Апрель аенда Воронин Романияне Молдовадагы протест чараларын оештыруда гаепләгән иде.

Узган атнада да ул тагын Романиягш кушылу куркынычы белән янап, молдованнары илнең киләчәктә исән калуы сайлауда коммунистларның җиңүенә бәйле булачак диде.

Молдованың коммунист җитәкчеләре читтән килгән бәйсез күзәтүчеләрнең сайлауны күзәтеп торуын да теләми.

Сишәмбе Молдовада Европаның сайлауларны күзәтү оешмалары челтәре канаты астында эшләүче күзәтүчеләр төркеме тоткарланды.

Украина сайлаучылар комитеты вәкиле Александр Черченко Украина, Грузия, Кыргызстан ватандашларыннан торган төркем Кишиневта тоткарланды, безгә 24 сәгать эчендә илдән чыгып китәргә кушылды диде.

Узган танада Европаның сайлауларны күзәтү оешмалары челтәренә бу сайлауны күзәтү рөхсәте бирелгән булган.
XS
SM
MD
LG