Accessibility links

Петербурда курсант Максим Невзоров үлде


Петербурда Хәрби физик тәрбия институтының 3 курсында укыган Максим Невзоров вакытында медицина ярдәме алмавы сәбәпле үлгән.

“Петербурның солдат аналары” исемле хокук яклау оешмасына Максим белән бергә укыган егетләр шалтратып аның соңгы атнаны бик авыр йөргәнен сөйләгән. Максим биле авыртуга зарланган, хастаханәгә яткыруны сораган. Табип аңа остеохондроздан дару эчәргә кушкан. 26 июльдә Максимга ашыгыч ярдәм чакыртылган. 27 июльдә курсант вафат булган.

“Максим белән бергә укыган курсантлар аның сидегендә кан булганын сөйләделәр, моны тикшерер өчен җинаять эше дә ачылырга мөмкин, бу кыйнау була ала”, диде хокук яклау оешмасы рәисе Элла Полякова.

Хәрби физик тәрбия институтында табипка барыр өчен медицина хезмәте башлыгыннан рөхсәт алып факультет җитәкчесенә гариза язарга кирәк. Гаризаны институт ректоры раслагач кына курсант табипка җибәрелә ала. Шуңа күрә авыручы курсантларга башта дару бирәләр.

XS
SM
MD
LG