Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйр: тәртипсезлекләрдән соң 10 меңләп кеше югалган


Кытайның төньяк-көнбатышындагы уйгыр автоном төбәгендә тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 10 меңләп кеше хәбәрсез югалды, дип белдерде Бөтендөнья уйгыр конгрессы җитәкчесе Рабига Кадыйр.

Уйгырлар башлыгы бүген Япониягә килде. Рабига Кадыйр уйгыр районында булган хәлләргә АКШның йомшак реакциясенә ризасызык белдерде. Кытай хакимиятәләре аны тәртипсезлекләргә теләктәшлек белдерүдә гаепли. Үзе ул моны кире кага.

Рәсми мәгълүматларга караганда уйгырлар белән кытайлар арасындагы бәрелешләрдә 200ләп кеше һәлак булган, 1600ләп кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG