Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук яклаучыларына теләктәшлек арта бара


Хокук яклаучылар тентүләргә дучар булган Казан хокук яклау үзәгенә һәм “АГОРА” төбәкара хокук яклау берләшмәсенә теләктәшлек белдерә.

Татарстандагы 6 иҗтимагый оешма һәм хәрәкәт узган атна башында тентүләргә дучар булган Казан хокук яклау үзәген һәм “АГОРА” төбәкара хокук яклау берләшмәсен яклап чыкты.

Алар - Татарстан кеше хокукларын яклау комитеты, Тынычлык урнаштыру һәм хокук саклау үзәге, “Фатима” исемле кризиска каршы үзәк, “Күп балалылар шурасы” хәрәкәте, Светлана Исәмбаева хәйрия вакыфы, һәм “Хокукчы” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте.

Кеше хокукларын яклау комитеты рәисе Сергей Князькин Татарстан эчке эшләр министрлыгының Казан хокук яклау үзәгенә һәм “АГОРА” берләшмәсенә карата гамәлләрен хөкем итеп бу оешмаларның эшчәнлегенә канунсыз рәвештә тыкшынуны туктатырга чакырды.

Герман Алеткин
Тынычлык урнаштыру һәм хокук саклау үзәге мөдире Герман Алеткин “Без хокук яклаучылар белән 5 ел буе уңышлы хезмәттәшлек алып барабыз. Шушы чор эчендә Казан хокук яклау үзәге “гаскәр мәсьәләләрендә” берничә моңарчы күрелмәгән карарга иреште” диде.

“Фатима” җитәкчесе Марина Галицкая исә Казан хокук яклау үзәге түрәләрнең канунсыз гамәлләреннән зыян күргән кешеләргә актив рәвештә һәм бушлай ярдам күрсәтә. Еш кына алар социаль яклауга ия булмаган катламга үз хокукларын яклау өчен соңгы мөмкинлек булып тора”, - ди. Ә Казанда әлеге оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр арта бара.

Казан хокук яклаучылары финанс эшчәнлеген тикшерү максатында дигән сылтау белән 20 июльдә үткәрелгән тентү вакытында һәм аннан соң эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең күп кенә аңлашылмаган гамәлләре турында зарланды.

Элла Памфилова
Казандагы хокук яклаучыларны Мәскәүдә Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы да яклап чыкты. Шура башлыгы Элла Памфилова милициянең канунсыз гамәлләре турында белгечләр хисабын Русия баш прокурорына тапшырырга әзер булуын белдерде.

Бәясез белгечләр ул тентүләр вакытында эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты хезмәткәрләре гамәлләрендә күпсанлы канун бозулар булуын ачыклаган.

Төбәк журналистикасы клубы мөдире Ирина Ясина Казан хокук яклаучылары турында “Алар бик яхшы егетләр, бик күп эш эшлиләр. Бу очракка аерым игътибар бирергә кирәк”, - диде.

Людмила Алексеева
Мәскәү Һельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева да хокук яклаучыларны яклау президент каршындагы шураның төп вазифасы дип исәпләвен әйтте.

Казандагы хокук яклаучыларны рәнҗетүләргә иң беренчеләрдән булып Кушма Штатлардагы Human Rights First кеше хокукларын яклау оешмасы игътибар иткән иде.
XS
SM
MD
LG