Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Кытайга йодрык болгый


Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды. Ирек Бакиров уйгыр халкын яклап мөрәҗәгать кабул итәргә чакырды.

Анда берничә мәсьәлә каралды. Беренчесе Татар йорты ачу турында. Элегрәк Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан бер төркем вәкил Ижауда булып, андагы Татар йорты белән танышып кайткан иделәр. Инде Башкортстанда да шундый йорт ачу өчен хәрәкәт башланды.

Дөрес, бу беренче тапкыр түгел. Узган ел Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Рамил Бигнов республика президенты Мортаза Рәхимовка шундый бер мөрәҗәгать күндергән иде инде. Анда башкаладагы Резина техник әйберләр җитештерү заводының мәдәният йортын татарларга бирү соралган иде. Мөрәҗәгатьтә мәдәният йортын төзекләндерү, тоту өчен акча кирәкмәве дә әйтелгән иде. Ләкин ул мөрәҗәгатькә җавап булмады. Инде килеп, тагы мөрәҗәгать күндерергә булдылар. Аның тулы тексты алдагы атнада кабул ителәчәк.

Xалык санын алуларга әзерлек

Хәбәр итүебезчә, татар оешмалары бу уңайдан фәнни-гамәли конференциягә әзерләнә. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин чарага кадәр утырышта катнашучы һәркемгә туган якларында сорашулар үткәрергә, аларның нәтиҗәләрен узган халык санын алу мәгълүматлары белән чагыштырып, күзәтүләр ясарга чакырды.

Кытай-уйгыр каршылыгы

Эшкуар Ирек Бакиров уйгыр халкын яклап мөрәҗәгать кабул итәргә чакырды. Бу кызу бәхәсләр уятты. Кемнәрдер алар бездән берничә тапкыр күбрәк булу сәбәпле, үзләре ярдәм итәргә тиеш диде, икенчеләре битараф калырга чакырды. Шулай булуга карамастан, җыелышта катнашучылар моны Кытай халкы тарафыннан тугандаш халыкка геноцид дип бәяләделәр. Алдагы утырышка татар оешмалары исеменнән уйгырларны яклап мөрәҗәгать кабул итәргә килештеләр.
XS
SM
MD
LG