Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КАМАЗ" бер айга туктый


Йөк машиналарына ихтияҗ кимүе сәбәпле "КАМАЗ" ширкәте үз эшен бер айга туктатып торуы турында белдерде.

Җитәкчелек берләшмә җәйге яллар вакытында эшләмиячәк, дип хәбәр итте. Машиналар җыюда катнашмаган 14 меңләп хезмәткәрне башка төрле эшкә күчерү мөмкинлеге бар, диде берләшмә җитәкчесе Сергей Когогин.

"КАМАЗ"да йөк һәм җиңел машиналар, тракторлар һәм җиһазлар җитештерелә.
XS
SM
MD
LG