Accessibility links

Кыргыз оппозициясе протест йөрешенә чыга


Кыргызстан оппозициясе җитәкчеләре һәм тарафдарлары бүген каршылык йөрешенә чыга. Йөреш Бишкәктә башланып башкаладан 180 чакрым ераклыкта булган Ыссык Күл өлкәсе Балыкчы каласында тәмамланачак. Балыкчыда президент сайлавы көнендә оппозициясенең 20ләп тарафдары кулга алынган иде.

Йөрештә катнашучылар аларны иреккә чыгаруны таләп итәчәк. Оппозиция президент сайлавы вакытында хәрәмләшүләр булды дип, хәзерге илбашы Корманбәк Бакиевның җиңүен танымый.

Бишкәктә рөхсәтсез урам җыены вакытында оппозиция җитәкчесе Алмазбәк Атамбаевның 100гә якын тарафдары кулга алынган.
XS
SM
MD
LG