Accessibility links

Сөнгатуллина: Мин Тукайга рәхмәтле!


Зилә Сөнгатуллина башкарган татар җырларын Төньяк Уэлста да, Парижда да, Швейцариядә дә исләре китеп тыңлаганнар. 30 июль - җырчының олы бәйрәме.

Зилә Сөнгатуллина татар халык җырлары һәм татар композиторларының классик әсәрләре уникаль күренеш дип белдерә. Киләчәктә аларның дөньяны яулаячагына чын күңеленнән ышана ул.

Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Париж консерваториясендә булачак концертына Сөнгатуллина Рөстәм Яхин романсларын да кертә. Һәр җырның тәрҗемәсен эшләп тамашачыларга тарату мәшәкатен дә күрә. “Рөстәм Яхин романсларын Рахманинов, Чайковский әсәрләренә караганда җылырак та кабул иттеләр”, дип искә ала Париж концертын Зилә Сөнгатуллина.

Төньяк Уэлста да татар моңнарына исләре китә


“Англиядә булган хәл дә әле дә исемдә. Анда чын милли борынгы татар әсәрләре башкардык. Төньяк Уэлста бер генә татар да яшәми бит. Тын да алмый тыңладылар. Концерт беткәч берсе дә торып чыгып китмәде. Алкышладылар да алкышладылар. Без борынгы җырларны кабат башкардык та башкардык”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Аның әйтүенчә, татар җырлары өчен горурлык хисе беренче тапкыр Төньяк Уэлста туган. Аннан соң курыкмыйча Парижда Рөстәм Яхин әсәрләрен башкарган.

Киләчәктә башка илләргә барып җырлаучылар татар халык җырларын, композиторларның классик әсәрләрен күбрәк башкарса, тыңлаучылар җырларның тәрҗемәләре белән дә таныш булса, бу зур хезмәтнең уңышка китерәчәгенә инана ул.

Шаһиморатова – татарның Кабальесы

Күренекле җырчы үзенең укучылары белән горурлана. Һәр яшь башкаручының ходайдан килгән аһәңен табып, аннан ерак китмичә үстерү бик авыр эш, ди Сөнгатуллина.

“Консерваториядән 40 -ка якын укучы чыгардым. Алар арасында Мари Иле, Чуашстан операларында җырлаучылар бик күп. Күбесе халык һәм атказанган артистлар. Екатеринбурда төп партияләрдә җырлаучы да минем укучы.

Мариин театрында җырлаучы тенор – Максим Аксенов минем укучы. Аны бездә калдырырга да була иде. Иң яхшы талантлар читтә эшләгәнгә йөрәгем яна. Нияз Даутов безне җыйган кебек, барсын да монда опера театрына туплар идем”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Хәзер Кушма Штатларда яшәүче “Хьюстон Гранд-Опера” театры җырчысы Альбина Шаһиморатова шулай ук Зилә Сөнгатуллинаның укучысы. Татарча җырларга өйрәтәм дип башланган эш иде ул, дип җыр галимәсе, Альбина белән беренче күрешкән вакытларын искә ала. Һәм бүген ул татарның Кабальесы инде, дип тә өсти.

Альбина югары сәнгать серләрен Казан консерваториясендә Зилә Сөнгатуллинада өйрәнә башлый. 2007 елда Чайковский исемендәге XIII халыкара бәйгедә Шаһиморатова беренче бүләккә, алтын медальгә лаек була.

Дәү әтием – Башкортстанның беренче укытучысы


“Минем дәү әтием Мәхмүт Еникеев Башкортстанның иң беренче укытучысы булган. Ул морзалар нәселеннән. Ул Тукай белән таныш булган. Мин үземнең гаиләм булуы белән Тукайга рәхмәтле дип әйтәм. Чөнки Тукай дәү әтиемә Уфа губернасында кешеләр бик надан, бөтенләй укый да белмиләр, син Мәхмүт шунда бар, дип әйткән.

Дәү әни минем Арча яклары тегүчеләре, уңганнар. Алар шулай ук эш эзләп тегеп йөргәннәр. Алар Башкортстан якларында кавышканнар. Минем гаиләм шуннан килеп чыккан инде”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Кечкенә Зиләгә дәү әнисе гел Казан, Казан дип, анда Кирмән бар, Тукай үлгәч без бик еладык, дип сөйли торган булган. Оныкларын җыеп аларга Тукай шигырьләрен укып ала да, күз яшьләрен башъяулыгы почмагына төргән вакытлар әле дә күз алдымда, ди җырчы. Үзенең тормышын Зилә Сөнгатуллина кечкенәдән үк Казанда, бары тик Казанда гына итеп күз алдына китерә. Җыр сәнгате биеклекләрен яулау өчен мәктәпне тәмамлагач Казанга килеп консерваториягә укырга керә.

Татарстанның, Каракалпакстанның, Русиянең халык артисты, Тукай һәм Дәүләт бүләге иясе Зилә Сөнгатуллина 1949 елда Башкортстанның Насибаш авылында туа. 1973 елдан Татар опера һәм балет театрында җырлый башлый. Бүген консерватория профессоры, ялгыз җырлау кафедрасы мөдире.
XS
SM
MD
LG