Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗиклар руслаштыру мирасыннан котылмакчы


Русия президенты Медведев Таҗикстанда рус теленең милләтара аралашу теле статусын саклап калырга үгетләр дип көтелә. Рахмон таҗик телен генә калдырмакчы.

Атнакич Русия президенты Дмитрий Медведев Таҗикстанга 2 көнлек сәфәрен башлады.

Әлеге сәфәр барышында каралыр дип көтелгән Русиянең Таҗикстандагы хәрби базасын түләү тәртибенә күчерү, Таҗиктсаннан Русиянең чик сакчыларын чыгару мәсьәләләре белән бергә, Таҗикстандагы рус теле язмышы да мөһим мәсьәлә булырга охшый.

Эмомали Рахмон
Күптән түгел Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон парламентка “Дәүләт теле турында” канун өлгесен тапшырган иде.

Бу канун гамәлгә керсә, рус теле хәзерге милләтара аралашу теле статусын югалтачак.

22 июльдә Рахмон дәүләт телевидениесе аша чыгыш ясап канунны мөмкин кадәр тизрәк расларга чакырды.

Аның фикеренчә, яңа канун таҗикларның милли үзаңын көчәйтергә ярдам итәчәк.

Хәзер гамәлдә булган канун һәм конституция нигезендә, Таҗикстанда рус теле рәсми рәвештә милләтара аралашу теле булып тора.

Советлар Берлеге җимерелгәннән соң, Үзәк Азиянең барлык диярлек элекке совет республикалары рус теленә шундый дәрәҗә бирергә ризалашты.

Таҗикстан президенты тәкъдим иткән яңа канун өлгесендә исә рус теленең андый статусы турынды берни дә әйтелми.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Рахмон тәкъдим иткән канунны гамәлгә кертү өчен көзен Таҗикстанда конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрергә дә җыеналар.

Референдумга чыгарылачак сорауларның берсе конституциядә милләтара аралашу теле турындагы сүзләрне алып ату турында.

Президент тәкъдим иткән канун өлгесе шулай ук канун чыгару һәм башка барлык төр эшләрне таҗик телендә генә алып баруны таләп итәчәк.

Бу шул исәптән мәдәни чараларга, фәнни тикшеренүләргә, игъланнар һәм рекламага, ватандашлар белән рәсми язышуга да карый.

Кемнең хуҗа булуына карамастан, барлык ширкәтләр һәм оешмалар исеме бары тик дәүләт телендә генә аталырга тиеш булачак.

Хәзерге канун мәхкамә эшләрен алып бару, хакимият органнарына һәм рәсми оешмаларга хат язу өчен рус телен, ә күпчелек үзбәкләр яшәгән районнарда үзбәк телен рөхсәт итә.

Таҗикстанда 7.5 миллионлап кеше яши. Үзбәкләр иң зур милли азчылык булып тора. Алар ил халкының чиреген тәшкил итә.

Руслар һәм кыргызлар исә берешәр процент тәшкил итә.

Таҗикстанда таҗик теленнән тыш рус, үзбәк һәм кыргыз телендә дә укытучы мәктәпләр бар.

Ислам университетыннан тыш илнең барлык югары уку йортларында белем бирү таҗик теле белән беррәттән рус телендә дә алып барыла.

Шул ук вакытта рус телле халыкның илдән күпләп китүе сәбәпле, рус теле укытучыларына бик зур кытлык сизелә.

Башкала Дүшәмбедән читкә чыксаң, рус телендә иркен сөйләшүче яшьләрне очрату мөмкин түгел диярлек.

Ә шәһәрләрдә күпләр үз балаларын рус телендә укытучы мәктәпләргә бирергә тели. Андый мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты яхшырак дип исәплиләр.

Моннан тыш күпчелек үзбәкләр һәм кыргызлар таҗиклар белән рус телендә аралаша.

Рус теле шулай ук Русиягә акча эшләргә баручы таҗиклар өчен дә бик мөһим. Ә бу исә Таҗикстандагы бик күп гаиләләр өчен бердәнбер яшәү чыганагы.

Русиягә Рахмон тәкъдим иткән бу үзгәрешләр һич тә ошамый.

Думаның БДБ эшләре комитеты башлыгы Алексей Островский Таҗикстандагы яңа тел сәясәте Русиядәге таҗик мигрантларның хәленә начар тәэсир итәргә, хәтта Таҗикстанда баш күтәрүгә сәбәп булырга мөмкин диде.

“Президент үз халкын ничек ашатачак, бу карарның нинди гыйсъянга китерәчәген ул аңлыймы икән?” – диде Островский.

Ә Русия либерал демократлар фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскмй Таҗикстанга каршы виза тәртибе кертү белән янады.

Островский киләчәктә Русиядә рус телен белмәгән чит ил кешеләренә эшләү рөхсәте бирүне чикләргә җыенуларын да искә алды.

Бу турыда канун Дәүләт Думасында шушы елның гыйнвар аенда каралган иде. Анда сүз эшләргә килгән мигрантларны рус теленнән имтихан тотарга мәҗбүр итү турында бара. Әмма ул чакта канун парламент аша үтә алмады.

Илдә руслаштырудан котылу эше 2007 елда башланды дияргә мөмкин.

Ул чакта әле үзе дә Рахмонов фамилиясен йөрткән президент ил ватандашларын милли тамырларга кайтырга, аерым алганда совет чорына кадәр булган гадәтне кайтарып, фамилияге ата исеменнән бирергә чакырды.

Президент үзе дә фамилиясендәге –ов кушымчасын алып ташлап, Эмомали Рахмон дип атала башлады.

Ул теркәү хезмәтләренә дә балаларга -ов -ев кушымчалы фамилияләр бирүне тыйды.
XS
SM
MD
LG