Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Клара Булатова - утыз китап авторы


Клара Булатова
Клара Булатова

Поэзия гөмбәзендә хатын-кызларыбыз аерым бер бизәк булып калкыйлар. Шулар арасында Татарстанның Әлмәт районында яшәүче Клара Булатова үзенчә ялтырый.

Клара Булатова шигырьләрне язмый сыман, аңардан шигырьләр көлтәсе коела. Бүгенге көнгә 70 яшен тутырган шагыйрә утыз китап чыгарган. Шулар өстенә аның шигъри әсәрләре дистәләгән газет-журналларда басыла. 40 елга якын Язучылар берлеге әгъзасы булып торган талант иясе ел саен диярлек бер китап чыгарып яши. Шуның өстенә ул әле мөгаллимә дә.

Заманалар үзгәрде. Хәзер иҗат кешесе үз китабын бастырырга акча эзләргә дә мәҗбүр. Клара ханым дөреслек, тугрылык, иманлык төшенчәсен саклап килә, батыр йөрәкле, тугры сүзле, сынмас олуг шәхес.

“Клара Булатова редактор каләменә мохтаҗ түгел”, дигән шигарь белән яши ул. Клара ханым нәрсә языйм икән дип, төннәр буе уйлап ятмый. Шигырь үзе агыла.

"Англия – җирнең мие,
Клара Булатова китаплары

Франция – йөрәге.
Бавыр – гарәп илләрендә,
Испан – бөер терәге,
Ә Рәсәй сукыр эчәге...кебек"

Бер китапка да кертә алмаган юлларын тыңлаганда, аның сәяси карашларын күреп сокланасың.
“Минем эчтә ата шайтан утыра, мин аны тыя алмыйм”, ди Клара ханым.

“Сез Казаннан читтә яшәп гомер кичерәсез, иҗатыгызга зыян китерәме?” дигәнгә, ул елмаеп кына әйтеп куйды: ”Укып барасыз бит минем әйберләрне, китергәнме зыян? Юк!”.
XS
SM
MD
LG