Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Литвага журналистны кертмәгәне өчен яный


Русия тышкы эшләр министрлыгы кичә Русиянең Регнум мәгълүмат агентлыгының баш мөхаррире Модест Колеровның Литвага кертелмәвенә җавап кайтарачагын белдерде.

Журналист Модест Колеров Вильнюста үтәчәк Русия-Литва мөнәсәбәтләренә багышланган конференциягә барган булган. Шенген визасы булуына карамастан аны чик буенда поездан төшергәннәр. Сәбәбен – миграция хезмәтләренең Колеровны Литвага кертергә теләмәве дип аңлатканнар.

Журналистлар белән булган очрашуда Колеров Литва мәгълүмат чараларының үзенә каршы язуларын сөйләде.

Элек Модест Колеров Русия президенты хакимияте каршындагы БДБ дәүләтләре белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплы бүлекне җитәкләде.
XS
SM
MD
LG