Accessibility links

Патриарх Кирилл Ровнога бармаска булды


Русия православ чиркәве башлыгы Кирилл, хакимиятләрнең киңәшен тыңлап, Украинаның көнбатыш өлешенә бармаска булды. Ул Ровно каласында, Киев патриархаты үзенә алган ике моностырьгә барырга тиеш иде.

Мәскәү патриархиясе вәкиле хәбәр иткәнчә, Русия чиркәве башлыгы Кирилл Севастополь каласыннан кире Киевка кайтырга тиеш.

Якшәмбе көнне патриарх Кирилл Херсонеста бәйрәмчә укулар үткәрде. Анда 10нче гасырда князь Владимир христианлыкны кабул иткән булган дип санала. Бу чарада бер меңләп кеше катнашты, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG