Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә H1N1 гриппын йоктыручылар саны 55 җитте


Русиядә H1N1 гриппын йоктыручылар саны 55 җитте. Роспотребнадзор җитәкчесенең әйтүенә караганда, хәзер тагын берничә кешене тикшерәләр. Геннадий Онищенко сүзләренчә, Русия халкы ял итәргә ярата торган илләрнең барысында диярлек бу грипп табылган. Авыручыларның саны артуы кешеләрнең җәйге ялларын тәмамлап өйгә кайтуы белән бәйле, ди Онищенко.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 180 мең кеше шушы гриппны йоктырган, 1200 артыгы – үлгән.
XS
SM
MD
LG