Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр нәрсәдер бүлә, халык фатир көтә


Социаль ипотека тирәсендә аңлашылмаучанлык дәвам итә. Президент каршындагы дәүләт торак фонды бөлгенлеккә төшмәсме?

Социаль ипотека нигезендә, торак алырга теләүчеләр акачаларын даими кертә барса да, ни сәбәптәндер, фатирларга бәйгеләр уйнатылмый. Гәрчә Татарстан хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов элегрәк: “Чиратта беркем дә 3 елдан артыграк тормаска тиеш”, дигән иде.

Шуңадыр, узган атна азагында булган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм республика президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинның тарткалашы Миңнехановның ачуын чыгарды.

Министр Хөснуллин белдерүенчә, социаль торак төзелешенең өчтән бер өлеше бөтенләй тукталу алдында тора һәм бу хәлнең килеп тууында ул дәүләт торак фондын гаепләде. Ягъни фонд тарафыннан акчаларының дөрес тотылмавына ишәрәләде.

Хөснуллин сүзләренчә, торак фонды быел 800 мең квадрат метр торак төзергә вәгъдә иткән, әмма әлегә шуның 26% гына үтәлгән. 17 күпкатлы йорт бөтенләй төзелә алмый ята. Гәрчә алар 9-18 айда инде төзелеп бетәргә тиеш булса да.

Аның сәбәпләрен Марат Хөснуллин финансларның җитмәвендә һәм төзелеш материаллары белән вакытында тәэмин ителмәүдән күрә.

“Торак фонды тарафыннан кулланыла торган финанслау системасының һәрвакыт үзгәреп торуы төзүче оешмаларны авыр хәлгә куя”, ди Хөснуллин.

Билгеле булганча, торак фонды тәртипләре нигезендә төзүче оешмаларга төзелеш материалларын үзләренә сатып алу тыела. Барлык эшләр “Стройресурскомплект” ширкәте тарафыннан башкарыла. Әмма министр әйтүенчә, әлеге оешмада бюрократия көчле һәм төзүчеләргә айлар буе төрле кәгазьләр тутырып вакыт уздырырга туры килә.

Шулай ук Хөснуллин фонд акчаны кирәкле төзелешләргә кертмәгән дип саный һәм шул нигездә, тикшерү уздырырга сорый.

Нишләргә?

Фонд җитәкчесе Тәлгать Абдуллин әлеге тәнкыйтьтән соң акланырга мәҗбүр булды. Һәм алдан билгеләнгә план нигезендә, ел азагына 800 квадрат метр торак төзелеп бетәчәген әйтте. 9 ай дәвамында төзелергә тиешле йортның 5 айда төгәлләнәчәге беркемне дә ышандырмый, әлбәттә. Әмма бу хакта торак фондыннан аңлатма алу мөмкин булмады. Чөнки көн дәвамында телефонга җавап бирмәделәр.

Ике түрәнең тарткалашы фатир көтүче халыкны борчуга салды. Күбрәк акча кертүче халык фондның бөлгенлеккә төшүеннән куркып акчаларын кире алмакчы. Аз акча кертүчеләр ахыргача чиратта торачагын әйтә. Казанда яшәүче Дилбәр шундыйларның берсе. Ул инде чиратта 2007 елдан бирле тора. Бюджет оешмасында эшләгәнлектән аның торак сатып алу мөмкинлеге юк.

“Социаль ипотекага ай саен тиешле акчаларны кертеп барам, чөнки бары шушы программага гына өметләнәм. Әгәр ул барып чыкмаса гомер буена фатир яллап бер йорттан икенчесенә йөрергә туры киләчәк”, ди Дилбәр.

Аның сүзләренчә, ул социаль ипотека программасы бетәргә мөмкинлеген ишеткән, әмма акчаларны алырга ашыкмый.

“Фонд бөлгенлеккә чыкса да мин аптырамыячакмын, чөнки хәзер түрәләрдән барысын да көтеп була. Әмма проблема акча җитмәүдә түгел, ә программаны тормышка ашыручыларда. Минем күп кенә танышларым шушы программа нигезендә, ришвәт биреп һәм танышлык белән фатир ала алды”, ди Дилбәр.

Ул социаль ипотека программасы туктала калса да, Татарстан җитәкчелеге башка берәр чара уйлап табар дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG