Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб” тагын читлектә


Николай Швецов
Николай Швецов

Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе тирәсендә ыгы-зыгы дәвам итә. Бу атнада, шушы сәхифә белән хезмәттәшлек итүдә һәм аңа финанс ярдәмнәр күчерүдә шикләнелеп, 4 кеше кулга алынган иде.

Тарихчы галимнәр, журналистлар Сергей Орлов, Игорь Кучумов, Константин Нестеров һәм танылган эшкуар Николай Швецовларның эш урыннарында һәм фатирларында тентүләр оештырылып, аларның компьютерлары тартып алынган. Үзләре исә тикшерү бүлекләренә ябылган.

Атнакич көнне “Уфагуб” сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнелеп тагын бер кеше, танылган тарихчы галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковның да кулга алынуы хакында хәбәрләр килде. Шулай итеп кулга алынган кешеләр саны бишкә җитте. Шулай ук әлеге мәгълүмат чарасында үз язмаларын бастырган тагын берничә кешенең фатирларында да тентүләр оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, әле тоткарланган кешеләрне “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән элемтәдә шикләнеп, узган елның җәендә дә кулга алганнар иде. Ул чакта барлык гаепләнүчеләр дә мәхкәмә аша үзләрен яклап чыкты. Әмма менә хәзер былтыргы гамәлләр янә кабатлана. Тарихчы галимнәр һәм журналистлар тагын да интернет сәхифәсендә хакимиятләргә яла ягуда, милләтара ызгыш тудырырга тырышуда, башкорт милләтен мыскыл итүдә, экстремизмда гаепләнә.

Атнакич көнне Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсендә кулга алынган кешеләр өстеннән мәхкәмә утырышы үткән. Ябык рәвештә узган бу утырышның нинди карар чыгарулары тулысынча мәгълүм түгел. Шулай да эшкуар Николай Швецовның улы Руслан, әйткәндәй, үзе дә һөнәре буенча юрист-хокукчы, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәдә кайбер мәгълүматларын уртаклашты.

“Без әлеге хәлләрне башбаштаклык, канунсыз гамәлләр дип саныйбыз. – ди Руслан Швецов. – Узган елда булган һәм инде онытылган хәлләрне яңадан казып чыгардылар. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Ләкин шуның берсенә аерым игътибар юнәлтәсе килә. Мәгълүм булуынча, 5 август көнне Мәскәүдә Башкортстаннан элекке сенатор булган Игорь Изместьев өстеннән мәхкәмә тыңлаулары башланып китте. Анда Башкортстан хакимиятләре өчен дә бик күңелле булмаган хәлләр бәян ителергә мөмкин. Бәлки Башкортстан җәмәгатьчелеге игътибарын менә шул четерекле шау-шудан читкә җибәрү өчен дә әлеге кулга алулар оештырылгандыр”.

Руслан Швецов әйтүенчә, “Уфагуб” интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнелеп кулга алынган Сергей Орлов өстеннән узган мәхкәмә утырышында аны 2 айга тикшерү бүлегендә калдыру турында карар ителгән. Башка тоткарланучылар язмышы алдагы көннәрдә ачыкланачак.

“Уфагуб” сәхифәсе тирәсендәге хәлләрне анда башкорт журналисты Айрат Дилмөхәмәтовның узган елда ук мәгълүм язмаларын бастыру белән дә бәйләгәннәр иде. Быел май аенда Айрат Дилмөхәмәтов та кулга алынды һәм мәхкәмә карары белән тикшерү бүлегенә ябылды. Июль аенда узган мәхкәмә карары белән аны тагын да ике айга тикшерү бүлегендә калдырдылар.

Бәйсез сәхифә соңгы вакытта иң укымлы мәгълүмат чараларының берсенә әйләнгән иде. Башкортстан рәсми хакимиятләре тарафларына каты тәнкыйтьләр бәян ителгән сәхифәнең язмышы ничек булырын беркем дә әйтәлмәс бүген.
XS
SM
MD
LG