Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ эшчеләренә Мәскәүдә теләктәшлек белдерделәр


Мәскәүдә оппозициядәге “сул фронт” хәрәкәте активистлары АвтоВАЗ ширкәте эшчеләренә теләктәшлек белдереп Ак йорт янында йореш һәм пикет үткәрде.
Бүген Тольятида АвтоВАЗ ширкәте эшчеләренең урам җыены үтте. Алар җитештерүнең тукталуы һәм эш атнасының кыскартылуына каршылык белдерде. Чарада 2 меңнән артык кеше катнашты, диде "Азатлык"ның җирле хәбәрчесе.

Хокүмәткә мөрәҗәгать иткәндә, протестчылар ширкәтне дәүләт кулына күчерергә сорады.

Урам җыенының оештыручысы һәм АвтоВАЗның бәйсез һөнәр берлеге рәисе Петр Золотарев, ширкәт элекке заманда кебек дәүләт кулында булырга тиеш, дип белдерде.

Тольятида машиналар җитештерү август ахырына кадәр туктатылган. Сентябрьдән алып февральгә кадәр, эш атнасының кыскартылуы, эш хакының кимүе дә көтелә.
XS
SM
MD
LG