Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяның гаиләсе эшнең прокуратурага кайтарылуын таләп итә


Политковскаяның гаиләсе мәхкәмәнең эшне кире тикшерүгә кайтару үтенеченең кире кагылуы белән килешмичә, аңа каршы шикаять эзерли.

Мәскәү хәрби бүлгесе мәхкәмәсе Анна Политковскаяның эшен яңадан прокуратурага кайтару турындагы үтенечне кире каккан иде.
Бу хакта гаепләү һәм зыян күргән як сорады.

7 сентябрьдә, эшне яңадан карару өчен яңа Җәмәгать утырышчыларын сайлау башлана. Февраль аенда Политковскаяның үтерелүенә бәйле булуда гаепләнгән кешеләргә аклау карары чыгарылган иде.

Югары Мәхкамәнең Хәрби коллегиясе бу карарны көченнән чыгарды.

Журналист Анна Политковская Мәскәүдә 2006 елның 7 октябрендә үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG