Accessibility links

Оппозиция дә читтә калмады


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Башкортстан берләшкән оппозициясе Уфада 5 галимне, журналистны һәм эшкуарны кулга алуга, аларның фатирларында тентүләр үткәрүгә бәйле ашыгыч Белдерү кабул итте.

Башкортстан берләшкән оппозициясе бу атнада Уфада 5 галимне, журналистны һәм эшкуарны кулга алуга, аларның фатирларында тентүләр үткәрүгә битараф булып читтә калалмады. Берләшкән оппозиция килештерү шурасына кергән барлык фиркаләр һәм оешмалар вәкилләре бергә җыелышып, Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе тирәсендәге хәлләрне тикшерде һәм ашыгыч Белдерү кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, бу атна башыннан Уфада бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсендә мәкаләләр урнаштыруда һәм бу сәхифәгә матди ярдәм күрсәтүдә шикләнелеп 4 кеше кулга алынган иде. Алар арасында тарихчы галимнәр һәм журналистлар Сергей Орлов, Игорь Кучумов, Константин Нестеров һәм танылган эшкуар Николай Швецов. Бер көннән бу исемлеккә билгеле галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков та өстәлде. Әле һәммә кулга алынучылар да икешәр айга тикшерү бүлекләренә ябылган.

Тарихчы галимнәр һәм журналистлар интернет сәхифәсендә хакимиятләргә яла ягуда, милләтара ызгыш тудырырга тырышуда, башкорт милләтен мыскыл итүдә, экстремизмда гаепләнә. Ләкин алар үзләренә тагылган гаепләрне танымый.
Башкортстан берләшкән оппозициясе идарәсе әгъзалары, мәхкәмәгә кадәр, кулга алынган кешеләрне иреккә чыгаруны таләп итеп, махсус Белдерү кабул иткән. Ул Белдерү федераль хакимиятләргә дә Башкортстан прокуратурасына, федераль иминлек хезмәтенә, кеше хокукларын яклаучыларга да җибәрелгән. Бу хакта без Берләшкән оппозиция башлыгы Рамил Бигнов белән сөйләштек.

“Без әлеге хәлләрдән читтә кала алмый идек. Чөнки кулга алынган кешеләр арасында танылган шәхесләр, актив җәмәгать эшлеклеләре бар, - ди Рамил Бигнов. - Аларга тагылган гаепләрне дөрес түгел дип саныйбыз. Икенчедән, аларны, мәхкәмә булганчы ук, тикшерү бүлекләренә ябып кую да канунсыз. Без аларны, мәхкәмәгә кадәр булса да, иреккә чыгаруны таләп иттек үзебез кабул иткән белдерүдә”.

фф:Оппозиция вәкилләренең алдагы көннәрдәге адымнары нәрсәдән гыйбарәт булачак?

Бигнов: Без әлеге хәлләрдә һәртөрле чаралар оештыруны күзаллыйбыз – пикетлар, митинглар да булыр, тагын мөрәҗәгатьләр һәм белдерүләр дә кабул итәрбез. Кыскасы, әлеге башбаштаклыкларга хакимиятләрнең дә, киң җәмәгатьчелекнең дә игътибарын юнәлтергә тырышачакбыз.

фф: Рамил әфәнде, “Уфагуб”ка бәйле башта 4 кеше кулга алынган дигән хәбәрләр булган иде. Аннан соң бу исемлеккә танылган галим Илдар Габдрафыйков та өстәлде, диделәр. Бу дөреслеккә туры киләме?

Бигнов: Әйе, бу дөрес хәл. Ул да кулга алынган иде. Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе аны да тикшерү бүлегенә ябып кую турында карар чыгарды. Без аны да яклап белдерү ясадык. Чөнки ул безнең Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең советы әгъзасы да, танылган галим да. Без барлык кулга алынучыларны да яклыйбыз. Алар тикшерү бүлекләренә хаксыз ябып куелды дип исәплибез һәм аларны азат итү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз.
XS
SM
MD
LG