Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада Суворов хәрби мәктәбе ачылырга тиеш


Русиядә Русия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тагын өч Суворов мәктәбе ачылачак. Алар Әстерхан, Алабуга һәм Читада урнашачак. Бу хактагы боерыкны Русия премьер-министры Владимир Путин имзалаган, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.

Шушы 3хәрби мәктәптә 525 бала укыр дип көтелә. Министрлык бу уку йорталарына 2009 елда 150 миллион сум бүлеп бирмәкче.

Хәзерге вакытта Русиядә Эчке эшләр министрлыгының ике хәрби мәктәбе бар, шулай ук Саклану министрлыгы каршында 8 Суворов хәрби мәктәбе эшләп килә.

Бу уку йортларына урта гомум мәктәпне тәмамламаган балаларны кабул итәләр. Алар шушы Суворов мәктәбен бетергәннән соң, югары хәрби уку йортларына укырга керә ала.
XS
SM
MD
LG