Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышны ике якта да искә алдылар


8 августка каршы төндә башланган сугышның бер еллыгын Грузия һәм Көньяк Осетия белән Русиядә дә искә алдылар. Яклар бер-берсенә каты гаепләүләр ташлый.

Шимбә көнне Русия президенты Владикавказга килеп, үткән елгы Русия-Грузия низагында катнашкан хәрбиләрне һәм табипларны бүләкләде. Дмитрий Медведев, Русия Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану карарыннан баш тартмаячак дип белдерде.
Нәрсә генә әйтмәсеннәр, бөтен кеше дөреслекнең безнең якта булуын таный, диде Медведев мәтәм чарасында чыгыш ясаганда.

Русия телевидение каналлары Грузияне агрессор итеп сурәтләгән тапшыруларны, нәфис фильмнарны, документаль әсәрләрне күрсәтә. Тапшыруларда атышлардан калтырап утырган балалар, өлкән кешеләр, ирләрнең елаган рәсемнәре күрсәтелә, Көнбатыш мәгълүмат чараларынның мәкерлеге, Русия хәрбиләренең батырлыгы турында сөйләнә.

Русия премьер-министры Владимир Путин да Сочидагы биләмәсеннән каты белдерүләр белән чыкты. Ул хәттә Грузиянең яңадан Көньяк Осетиягә һөҗүм итү ихтималлыгы барлыгы турында әйтте. "Грузиянең хәзерге җитәкчелеге белән бернинди ихтималлыкны да исәптән чыгарырга ярамый. Әмма моны эшләү күпкә авыррак булачак", диде ул.

Грузия дә үлгәннәр рухына дога кылды

Грузиядәдә бер ел элек 5 көнлек сугышта һәлак булган кешеләр рухына багышлап мәтәм чаралары үтте. Аларның күбесе 7 августта узды.

Тифлиста "Ре-Акция" исемле интернет-төркем активистлары Руставели урамын ябып, совет солдатлары һәм техникасы үрнәкләрен, Грузиянең 1783 елдан башлап алып барган мөстәкыйльлек өчен көрәшен чагылдырган документларны урам чарасына алып чыкты. Ягъни, шул ук урамда урнашкан "оккупация музее" күргәзмәләрен урамга чыгарды.

Шулай ук Грузиядә "тынлык минуты" чарасы үтте. Ил җитәкчелеге һәлак булган солдатлар каберенә чәчәк бәйләмнәрен салды.

Үткән елдагы сугышта, рәсми мәгълүматларга караганда, Грузиядә 200ләп хәрби һәм 300 тыныч кеше һәлак булган.

Көньяк Осетия белән чиктә урнашкан Гори каласында каты яңгыр булуына карамастан, үлгәннәр рухына багышлап симфоник оркестр уйнаган. Анда Грузия җитәкчелеге, бу илдә эшләгән чит ил дипломатлары булды, дип хәбәр ителә. Горида сугышның бер еллыгына багышланган урам җыены оештырылды.

Грузия президенты Михаил Саакашвили, Грузиянең бербөтенлеген торгызу өчен тыныч чаралар белән көрәшәчәкмен, дип белдерде. Ул Русияне торгызылган империя дип атады. Без аккупациягә каршы көрәшәбез, безнең юлыбыз дөрес, без җиңәчәкбез, дип белдерде Саакашвили.

Мәтәм чараларында чиркәү дә катнашты

Көньяк Осетиядә, меңләгән кеше 8 августка каршы төндә төп мәйданга килде, анда үлгәннәр рухына багышлап шәмнәр кабызды. Шулай ук, Русиянең тынычлык саклау көчләре торган урында баш ию өчен хач куелды. Анда 67 хәрби үлгән булган.
Цхинвалда, үлгән 162 җирле кеше рухына дога кылдылар.

Мәскәүдә Изге Мәсих Чиркәве янында 8 мең шәм яндырылган булган. Бу һәм башка чараларны Мәскәүдәге яшьләр оешмалары оештырды, дип хәбәр ителә. Анда катнашкан берничә яшь кеше, "Свобода" хәбәрчесенә, безне монда алдап китерттеләр, диде.

Русия һәм Мәскәү Патриархы Кирилл 8 август көнне үлүчеләр рухына дога кылды. Бу орышта православ халыклар зыян күрде, диде Кирилл.
XS
SM
MD
LG