Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокукый дәүләткә таба


10 август көнне Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан шәһәренең Киров район мәхкәмәсенә килде.

Бу юлы ул чәчәкләр белән каршы алган рәсми затлар алдында чыгыш ясар өчен түгел, ә мәхкәмәдә куелган сорауларга җавап бирү өчен шәһәр читендә урнашкан урамнарның берсендәге гади генә бинаның ишеген ачып керде.

Эш шунда ки, Татарстан президенты үзенең элекке сүзчесе Ирек Мортазинны җавапка тарттыру турында гариза белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Кайбер журналистлар Киров район мәхкәмәсе Мортазинга каршы эшне Шәймиев кушуы буенча ачтылар дип санаса да, гариза президент күрсәтмәсе түгел, ә барлык кешеләр кебек үк хокукы белән файдаланган гади ватандаш мөрәҗәгате иде.

Демократик җәмгыятьтә хакимиятнең өч тармагы: канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә хакимиятләре – бер-берсенә буйсынмый. Мәхкәмә һәм канун алдында һәркем тигез: олигархлар да, хәерчеләр дә, хөкүмәт вәкилләре дә, эшсезләр дә. Бу шулай булырга тиеш. Әгәр дә алай түгел икән, димәк, канун бозыла. Бу тигезлеккә гадәттә ышанмыйлар. Менә шуңа күрә дә Миңтимер Шәймиев гаризасы белән ачылган эштә гаепләнүче Ирек Мортазин, мәхкәмә гадел була алмый, чөнки Татарстан президенты теләсә кемгә тәэсир итә ала, дигән белдерү ясады.

Чыннан да абруйлы һәм тәэсирле кешеләр була. Аларның фикерләренә һәм аргументларына һәркайда колак салалар. Татарстан президенты шундыйлардан. Дөрес, Миңтимер Шәймиевне кабул итмәгән яисә аңа көндәш булган, аның белән мәнфәгать каршылыгында торган затлар да бардыр. Шулай да бу очракта мәхкәмә эше бөтен халыкның күз алдында. Журналистлар сәгать саен кирәкле хәбәрне биреп тора. Мәхкәмәдә катнашучылар һәм аларның адвокатлары матбугатта чыгыш ясый, интервьюлар бирә.

Ниһаять, мәкаләләр, китаплар язучы Ирек Мортазин үзенең элекке җитәкчесе булган Татарстан президентыннан да күбрәк мәгълүмат тарата, интернетта һәм матбугатта чыгыш ясый. Шулай булгач, Казан шәһәрендәге район мәхкәмәсе башка бер мәхкәмәгә караганда бәйлерәк дип санарга урын юк. Һәр хөкемдарның кесәсендә Русия президенты имзалаган федераль судья таныклыгы бар. Һәрхәлдә Татарстандагы дәүләт чиновнигын яклап, күрәләтә хәрәмләшү максатын куючы барлыгына ышанып булмый.

Шуңа карамастан, хокук яклаучылар, ирекле журналистлар Миңтимер Шәймиевнең мәхкәмәгә килеп, хөкемдарның һәм гаепләнүченең сорауларына җавап бирүенә өметләнмәгәндер. Нәтиҗәдә, Мортазинга каршы эшнең башланып китүе түгел, ә президентның бирегә килүе гомум Русия һәм чит ил мәгълүмат чараларына, интернет челтәренә чыккан сенсация буларак яңгырады.

Менә шушы гаҗәпләнү, зур дәүләт чиновнигының шулай канунга буйсынуы халыкны аптырашта калдыра, гаҗәпләндерә һәм хәтта сискәндерә дә. Димәк, хокукый дәүләтнең мөмкин һәм кирәк булуына, кануннар алдында бар кешенең дә тигез булуына инанучылар әле юк дәрәҗәсендә.

Зур җитәкчеләрнең мәхкәмәгә баруы чит илләрдә дә табигый хәл. Ләкин хәтта анда да кайвакытта кануннан өстен булырга тырышу очраклары бар.

Гомумән мәхкәмәгә бирү һәм үзеңнең хокукларыңны яклау табигый һәм гадәти эш булырга тиеш. Республика президентының үзенең аппаратында эшләп, яхшы гына урыннарга күчеп, аннары башка төркем һәм сәясәт карашларын үзләштергән хезмәткәрне “батырырга”, аннан үч алырга мөмкинлекләре бармы? Әлбәттә, моның өчен кирәкле административ ресурс һәм мәгълүмат мөмкинлекләре җитәрлек. Хәзерге мәгълүмат технологиясе теләсә кемне, кыска вакыт эчендә дегеткә манып ташларга сәләтле. Теләгәндә “кирәкле” кешене җавапка тартыр өчен компроматлар, конкрет ялгышлыклар табарга җае чыгар иде. Әнә бит Башкортстанда тарих һәм сәясәт турындагы бәхәсләрдә аргумент җитмәгәч, интернет хәбәр куючыларны кулга алганнар.

10 августта Казанда Татарстан президентының вафат булуы турында ялган хәбәр таратып, күпләрне хафага салган Ирек Мортазин Киров районы мәхкәмәсенә үзенең мәнфәгатьләрен якларга, аңлатмалар, дәлилләр китерергә хаклы. Ләкин аның эшен мәхкәмәдә карауны кемнеңдер хокукларын бозу, эзәрлекләү дип санарга урын юк.

Бу мәсьәләгә һәркемнең үз карашы булырга мөмкин. Журналист буларак шушы мәсьәләгә аңлатма бирергә мине беркем дә тыя алмый. Журналист һәм шушы мәхкәмә эшендә катнашучы Ирек Мортазинның аңлатмасы “Азатлык” радиосы сәхифәсендә берничә көн эленеп торды. Аңлатмалар бирүчеләр бер-берсенә дошман яисә дус дип саналырга тиеш түгел. Әгәр дә канун нигезендә эшләүче мәхкәмә булмаса һәм анда катнашучылар канунның өстенлеген танымасалар, демократик җәмгыять һәм хокукый дәүләт турында хыялланып торасы юк.

Мәхкәмә эшенең ничек баруы һәм аның карары турында алдан фаразлап тормас идем. Иң мөһиме - дүшәмбе көнне башланган мәхкәмә эшенең процессуаль кодекс буенча башланып китте.

Бу катлаулы хәлләрдә канунга таянырга мөмкин дигән өметне көчәйтә. Фактлар һәм канун нормаларыннан да зуррак хөкемдар була алмый.

Римзил Вәли,
"Азатлык" радиосының Казан бүлеге мөдире

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG