Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай 1200 тибетлене чыгарган, 700 уйгыр зинданда кала


Кытай былтыргы Тибет чуалышларында тоткарланган 1200-ләп кешене иреккә чыгарганлыгын, әмма узган айда Сигҗан уйгыр автоном төбәгендәге бәрелешләрдә катнашуда гаепләнүче 700-дән артык кешенең әле дә зинданда калуын белдерде.

Пекиң моны Женевада Кытайның расачыл дискриминацияне ни дәрәҗәдә бетерүен тикшергән БМО тыңлаударына язма җавап рәвешендә җиткерде.

Белдерүдә 1231 тибетленең җәза алып аңлату эшләреннән соң иреккә чыгарылуы әйтелә.

Узган айда Синҗандагы бәрелешләрдә 197 кеше һәлак булды.

Кытай узган җомгада бу тыңлауларның беренче көнендә былтыргы Тибет һәм узган айдагы Синҗан вакыйгалары читтәге сепаратистлар тарафыннан оештырылган диде.
XS
SM
MD
LG