Accessibility links

Кайнар хәбәр

Озын-озак хакимият


Путинның хакимияткә килүенә 10 ел тулды. Бу вакыт эчендә Путин төссез һәм билгесез элекке КГБ кешесеннән милли юлбашчыга кадәр үзгәрде. Халык ул чакта аның премьер-министр итеп билгеләнүенә әһәмият бирмәде.

10 ел элекке Русияне искә төшерсәк – авыру президент, какшаган икътисад, Мәскәүгә каршы әйтергә торган республикалар күз алдына килә. Шушы вәзгыятьтә халык илдә яңа премьер итеп Владимир Путинның билгеләнүенә дә әллә ни әһәмият бирмәде, чөнки ул чактагы президент Борис Ельцин 18 ай эчендә 5 премьер-министрны алмаштырды.

Президент Ельцин элекке ФСБ башлыгы 46 яшьлек Путинны болай гына премьер итеп билгеләмәде. Хөкүмәт башлыгы итеп куйганда ук, ул халыкка аның президент булачагына ишарә ясады.

31 декабрь 1999 ел. Борис Ельцин үз урынын Владимир Путинга тапшыра
“Бүген иртән президентта булдым, ул минем вазыйфадан китүем турында фәрманга кул куйды. Рәхмәт әйтте һәм эшемнән алды. Вакытлыча бу урынга Иминлек Шурасы сәркәтибе, ФСБ башлыгы Владимир Путин билгеләнә. Минемчә, ул моңа лаек кеше. Мин аңа уңышлар теләр идем. Аңа бары тик уңыш кирәк, башкасы барысы да бар”, диде премьер вазыйфасыннан китүче Сергей Степашин.

Еллар узгач кына белгечләр Степашинның бу сүзләренең тирән мәгънәсенә төшенде. Дистә елда Путин премьер-министрдан президент булды һәм кире премьерлыкка кайтты. Вазыйфасына карамастан, аның милли юлбашчы буларак даны үсә генә барды.

Тыйнак кешедән кем чыкты

Белгечләр һәм журналистлар аны оялчан һәм тыйнак кеше буларак искә ала. 10 ел элек ул бүгенге кебек һәр төрле вазгыятьтән коры чыгучы, тапкыр җаваплар табучы җитәкче булмаган.

Хөкүмәт җитәкчелегенә килгәндә Путинны тышкы бурычы югары, икътисады бөлгенлеккә төшә барган һәм Чечнядә сугышчыларның һөҗүмнәре арта барган Русия көтә иде.

Путин премьер итеп билгеләнеп бер ай узгач, Русияне бер-бер артлы террор һөҗүмнәре тетрәтте. Соңгысы сентябрьнең 16-да Волгодонскида булды. Барлыгы шартлауларда 300-ләп кеше һәлак булды. Мәскәү бу һөҗүмнәрдә чечен сугышчыларын гаепләде. Кремльне тәнкыйтьләүчеләр исә бу шартлауларны махсус хезмәтләр икенче Чечня сугышын башлар өчен оештырды дип саный.

Октябрьнең беренче көнендә Русия гаскәрләре янә Чечнягә керде. Беренче сугыш тәмамлануга 3 ел узган иде.

“Яңача эшләргә кеше кирәк иде”

Путин хакимияткә килгәндә Русиянең чын хәле нинди булган дигән бәхәсләр әле дә дәвам итә. Кайберәүләр Русия бөлгенлеккә төшкән, исерек президент тарафыннан идарә ителгән ил иде, дип искә ала.

“Эшләрне яңача башларга бер кеше кирәк иде. Минемчә, Путинның уңышы шул булды. Ул аек, тырыш һәм көндәшлеккә чыдам иде”, диде Путин вазыйфага килгәндә “Economist” журналының Мәскәүдәге бүлеген җитәкләгән Эдвард Лукас.

Путинны яклаучылар Путин хакимияткә Русия өчен авыр чакта, илнең таркалуына җиткәндә, аны Борис Березовский һәм Владимир Гусинский кебек олигархлар таларга торганда килде, дип саный.

Башкалары исә - Русия инде икътисади бөлгенлекнең иң түбән дәрәҗәсенә төшеп акрынлап менеп килә иде, илдә демократия һәм ачык җәмгыять нигезләре салынган иде, ди.
Путин быел Тывада ял итте


“Матурлык турында үзенчә фикер йөрткән һәм дөньяны КГБда өйрәнгәнчә генә күзаллый белгән, шул ук вакытта нефтькә югары бәяләрдән башы әйләнгән Путин үз моделен төзергә кереште. Демократия һәм икътисад үсештә булган илдән ул бер нинди дә киләчәге булмаган Латин Америкасы илләренең берсенә охшаган бер дәүләт ясады", диде Кремльне тәнкыйтьчесе Дмитрий Орешкин.

Путинның 10 еллык эше шулай ук илдәге сәяси көчне үз кулына алуы, хакимиятне бер вертикальгә төзүе белән дә искә алына. Югары нефть бәяләре дә Русиядә Путинның уңышы дип күрсәтелде, әмма нефтьтән килгән акчаны Русия халкы күрмәде.

Левада үзәге уздырган фикер белешүләрнең берсендә халыкның күпчелеге байлар белән ярлылар арасында хәзерге аерманы Ельцин чорыннан зуррак булганын әйткән.

Халык нәрсә өчен ярата соң Путинны?

“Путинның югары рейтингы ул – чарасызлыктан килә. Ышанырлык башка бер ни дә юк бит. Мәхкәмәләргә ышаныч юк, сайлауларга ышаныч юк. Бу очракта бөтен өмет бары тик бер кешегә”, ди Орешкин.
XS
SM
MD
LG