Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран сөйләшүләр вакытын чикләүгә каршы


Иран үзенең атом програмы турында яңа сөйләшүләр үткәрү вакытын чикләүче халыкара басымга ризасызлыгын белдерде.

БМО Иминлек Шурасындагы 5 даими әгъза һәм Германия сөйләшүләр сентябрь аеннан да соңга калмый үткәрелергә тиеш дигән шарт куйган иде.

Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Хәсән Кашкавый хәбәрчеләргә Тәһран сөйләшүләргә каршы түгел, әмма ул вакыт кысаларын билгеләү өчен басым ясауны кабул итми диде.

Иран атом коралы ясарга маташуы турындагы гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG