Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә уйгыр җитәкчеләре кулга алынды


Кыргызстан милициясе дүшәмбе Бишкәктә Кытайны уйгырларга карата дәүләт терроры алып баруда гаепләп рөхсәтсез митинг үткәргән 2 уйгыр җитәкчесен кулга алды.

Кыргызстанның кеше хокуклары омбудсманы Турсунбек Акун әйтүенчә, Кыргызстан уйгырлары җитәкчесе Дилмурат Әкбаров белән аның урынбасары Җамалетдин Насыйров кулга алынган.

Митингка “Ирекле Уйгырстан” дигән шигарьләр күтәреп 500-дән артык кеше җыелды.
XS
SM
MD
LG