Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев илдә эчүчелекне киметергә чакыра


Русия президенты Дмитрий Медведев эчүчелек илкүләм авыруга әйләнде диде.

Чәршәмбе Сочида Русиядә хәмер эчүне киметү чаралары турында киңәшмәдә Медведев, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълуматларына караганда, сабыйларны да исәпкә алганда илдә һәрбер кешегә елына 18 литр чиста хәмер туры килә диде.

Бу дөнья сәламәтлек саклау оешмасы кеше гомере өчен куркынычлы дип санаган күләмнән 2 мәртәбә зуррак. Ел саен илдә хәмер белән бәйле авырулардан ярты миллионлап кеше һәлак була.

"Хәмер һәм ялган хәмер үлем очракларының күп булуының төп сәбәпләреннән берсе. Һәм безнең бүгенге демографик проблемалар шактый дәрәҗәдә хәмер куллану белән дә бәйле. Күптән түгел генә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәшмәдә без узган ярты елда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 5 меңләп юл казасы булуы турында сөйләштек. Ул казаларда 8 мең кеше һәлак булды һәм имгәнде,” – диде президент.

Ул беренче чиратта яшьләр арасында эчүчелекне киметү өчен берничә чара тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG