Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮдә яңа җитәкче


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенә яңа рәис сайланды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда оешмага яңа рәис сайланды. 6 июнь Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятен оештыру конференциясеннән соң ТИҮнең корытае узып, анда Низамнамәгә ике үзгәреш кертелгән иде. Алар: рәисне корылтайдан башка идарәдә дә сайлау һәм идәрәне дә корылтайдан башка үзгәртү хокуклары.

Шуңа ярашлы, оешмага яңа рәис сайланды. Ул - Кадерле Имаметдинов. Кадерле Имаметдтинов милли хәрәкәтнең башынннан ук катнашкан, заманында татар телендә бәйсез “Идел-Урал” газетын чыгарган кеше.

Ул алдагы төп эшчәнлек дип, халык санын алуларга әзерлекне атады. Шул уңайдан комиссия оештырылачагын ирештерде. Рәис урынбасары итеп моңа кадәр оешмага баш булган Айрат Гыйниятуллин сайланды.

Утырышта, шулай ук, идарә дә яңартылды.
XS
SM
MD
LG