Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зинданга ябу канунсызлык булган


Бәйсез Уфагуб сайты эшчәнлегенә катнашлыгы бар дип зинданга ябылган биш кешенең дүртесе Башкортстан югары мәхкәмәсе карары белән иреккә чыгарылды.

13 августта Башкортстан югары мәхкәмәсе, 4 августта кулга алынып, Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе карары нигезендә, тикшерү бару вакытына дип ике айга төрмәгә ябылган, бәйсез Уфагуб сайты эшчәнлегенә катнашы бар дип фаразланган биш Уфа кешесенең дүртесен иреккә чыгару турында карар чыгарды. Шулай итеп, югары мәхкәмә аларны ирекләреннән мәхрүм итүнең канунга каршы булганлыгын таныды.

Башкортстан югары мәхкәмәсе карары белән Уфагуб сайтының спонсоры исәпләнгән бизнесмен һәм тарихчы Николай Швецов, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Илдар Габдрафиков, тарихчылар Сергей Орлов һәм Игорь Кучумов иреккә чыгарылдылар.

Кулга алынганнарның бишенчесе – җәмәгать эшлеклесе Константин Нестеровның язмышы әлегә төгәл генә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG