Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә 4 милиционер, 2 сугышчы үтерелде


Чечен рәсмиләре башкала Грозный янында атнакич милиция белән кораллы кешеләр арасындагы бәрелештә 4 милиция хезмәткәре, 2 сугышчы һәлак булды дип белдерә.

Җомга иртән Чечнянең башка бер районында кораллы кешеләр белән бәрелештә 5 милиция хезмәткәре яраланды.

Күрше Дагыстанда атнакич сугышчылар милиция постына һәм якындагы бер саунага һөҗүм итеп 4 милиция хезмәткәрен, 7 хатын-кызны үтерде.

Рәсмиләр әйтүенчә, милиция сугышчылар утырган машинага ут ачып 3 сугышчыны үтергән.
XS
SM
MD
LG