Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда хәйриячелек турында сөйләшү


Миңтимер Шәймиев Стас Михеев белән шахмат уйный
Миңтимер Шәймиев Стас Михеев белән шахмат уйный

Миңтимер Шәймиев Чаллыда Татарстанның район, шәһәр башлыклары, эшмәкәрләр белән хәйриячелек эше, аны үстерү турында киңәшмә уздырды.

Президент Миңтимер Шәймиев республика шурасының хәйриячелек эшчәнлеге белән бәйле утырышны үзе алып барды. Утырыш алдыннан ул инвалидлар арасында шахмат буенча Европа һәм дөнья чемпионы булган Стас Михеев белән шахмат уйнап алды. Аннан соң церебраль параличта булган Ринат Мусин янына килде.

Ринатның кул-аяклары хәрәкәтләнми. Шулай да ул пумаланы тешләренә кыстырып рәсем ясарга өйрәнгән. Киңәшмә буласы залда Ринат Мусинның дистәдән артык рәсеме куелган иде. Миңтимер Шәймиев шуларның берсен 5 мең сумга сатып алды. Президентның бу гамәленә ияреп, министрлар, район башлыклары күз ачып йомганчы инвалид Ринатның рәсемнәрен сатып алдылар.

Эшсезлек артачак

Инде киңәшмәгә кайтыйк. Президент беренче чиратта кризис вакытында кешеләрнең мәшгүль булуына басым ясады. Көзгә эшсезлек артачак, моңа әзер булырга кирәк, мәшгүльлекне тәэмин итү – мәсьәләләрнең мәсьәләсе, диде ул.

Аннан соң Шәймиев Татарстандагы урып-җыюга тукталды. Аның сүзләренчә, урып-җыю бар җирдә дә әйбәт бара, корылык булмаган районнардан кала. Бу уңайдан президент фикере мондый: “Корылык булган җирдә уңыш җыю тиз барырга тиеш. Корылык булган районнар әйтерсең беравыздан килешкәннәр, һәркайсы уракта нык артка кала”.

Тешләре белән рәсем ясаучы Ринат Мусин

Президент сүзләренчә, Татарстанда тагын бер вәзгыять күзгә ташлана, җыелган игеннең килосына 2 сум тере акча түләүчеләргә, читкә сата башлаганнар. Президент шунда ук акча түләүгә кызыгып игенне очсыз сатмаска тәкъдим итте. Алдагы елда түләү шарты белән игенне Татарстан амбарларына тапшырырга чакырды.

Аннан соң Шәймиев хәйриячелек чараларына игътибар итәргә, гарип балалар тумасын өчен эшне төрле яклап җәелдерү зарурлыгын әйтте. Бу уңайдан сәламәтлек министрлыгына, “Татмедиа” агентлыгына аерым бурычлар да йөкләде.

Милиция кыю кылана

Чаллыда хәйриячелек юнәлешендә киңәшмә барган бер вакытта милиция хезмәткәрләре Кашаповлар гаиләсенең машинасын кулга ала, штраф түләүле махсус урынга куя. Машинаны йөртүче Нурзия Кашапова:

“Иртәнге якта Иж-Бубый сәфәре мәшәкате белән йөргәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Өстәмә экипаж чакыртып, машинаның мотор номерын тикшерергә дип алып киттеләр. Мин рульдә идем, бернинди кагыйдә бозу булмады. Төгәл гаеп белдерүче юк”, диде.

Ринат Мусинның бу рәсемен Шәймиев сатып алды

Нурзия ханым шикелле Чаллы ТИҮ-е рәисе Рәфис Кашапов та машинаны кулга алу Иж-Бубыйга булачак сәфәр белән бәйли.

“Бүген машинаны эвакуатор белән алып киттеләр. Аның өчен 800 сум түләргә, моның өстенә 500 сум штраф диләр. ЮХИДИның штраф машина кую урыны өчен сәгатенә 78 сум түләтәләр. Нинди каршылыклар оештырсалар да, Иж-Бубыйга сәфәр булачак”, ди ул.

Кашаповларның машинасы кулга алыну уңаеннан ЮХИДИ һәм эчке эшләр идарәсеннән аңлатма алу мөмкин булмады. Андагы җитәкчеләр бар да президент чараларында иде.
XS
SM
MD
LG