Accessibility links

Блог язучы Русияне гаепли


Интернетта “Сухуми” исеме белән талылган кешенең блогына һөҗүм булган. 34 яшьлек икътисадчы узган елгы Русия-Грузия сугышы турында язган.

Интернеттагы һөҗүм тәнгә җәрәхәт ясамый, әмма мәгълүмат ирегенә зур орым була. Тифлис университетында икътисад укыткан Гиоргий Җахая үзенең интернеттагы блогында узган елгы Русия-Грузия сугышы турында үз фикерләрен һәм эзләнү нәтиҗәләрен бастырып барган. Сәхифәгә элек тә һөҗүмнәр булган, әмма узган атнадагысы Сухуми исемле егетнең сәхифәсенә генә генә түгел, аның аша зур аралашу челтәрләре булган Facebook һәм Twitterлар эшенә дә зыян салган. Һөҗүм Гиоргийның 5 көнлек сугышка китергән вакыйгалар турында язуын интернетка куйган вакытта булган.

“Сугыштан соң мин үз тикшерүемне башладым. Мин Һөҗүмгә кадәр сугышка кадәр булган хәлләр турында язган идем. 7 августта исә сугыш ничек башланганын, кемнең беренче булып ут ачканын язырга җыенган идем, аннары сәхифәгә нәрсәдер булды”, дип искә ала узган атнада булган хәлләрне Гиоргий.

Дөньяга үзенең чын исемен Гиоргий узган атнада белдертте. 1990 еллар башында булган Грузия-Абхазия сугышы аркасында яшәгән җиреннән китәргә мәҗбүр булган егет үзенең блогын 4 ел элек, үзе кебек качаклар белән аралашу өчен башлаткан булган.

Узган елгы август сугышы вакытында Русия хакерлары Грузия хөкүмәте һәм мәгълүмат агентлыклары сәхифәләрен җимерә башлаганнан соң дөнья Грузиядә булып яткан хәлләр турында хәбәрләрне менә шундый блоггерлардан алды.

“Халык хәбәргә сусаган иде. Шул чакта мин Грузиядә барган сугыш турында яздым. Мине хәтта “Washingon Post” басмасы искә алды. Атышларны туктату турында килешү булганнан соң Русия көчләренең Сухумга керүләре һәм килешүне бозулары турында беренче булып мин яздым, алар бу мәгълүматне үзләрендә бастырды”, дип искә ала Гиоргий.

Бу Русияне интернетта югары дәрәҗәдә оста итеп һөҗүмнәр оештыруда беренче гаепләү түгел. 2007 елда Мәскәү белән Таллин арасы бозылгач та эстон сәхифәләренә һөҗүм итүдә Русия хакерларын гаепләгәннәр иде.

Гиоргий кебек блоглар язучы башка авторлар исә аның сәхифәсенә узган атнада булган һөҗүм ясар өчен югары осталык кирәкми, дип саный. Аермасы шунда - интернетчылар арасында еш була торган хәлләрнең берсе – дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итте.

Гиоргийның сәхифәсенә керүчеләр 50 мәртәбә артты. Элек аның Грузия турындагы блогын 40 кеше укып барган булса, хәзер сәхифәгә керүчеләр саны 2600 җиткән.

Чит илләрдән дә укучыларның күп булганын исәпкә алып Гиоргий үз сәхифәсендә сәясәт турында гына түгел, ә грузин ашлары һәм гореф-гадәтләре турында да язарга, Грузия рәсемнәрен куярга җыена.
XS
SM
MD
LG