Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда элекке депутатлар Хаменеине тикшерергә тели


Оппозицион Иран интернет сәхифәләре хәбәр итүенчә, күпчелеге реформачыл булган элекке депутатлар Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеине тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Алар Хаменеинең хакимияттә торырга хакы булу-булмавын тикшерүне сорый.

Хат Иранның югары рухи җитәкчесен билгеләү һәм вазифасыннан алу вәкаләтенә ия булган Голәмәләр Шурасы башлыгы Аятулла Әкбар Һашеми Равсанҗанига юлланган. Аны ничә элекке депутат имзалаганлыгы әйтелми.

Хатны имзалаучылар шулай ук Иранда президент сайлаудан соң ризасызлык белдерүчеләрне көч белән бастыруны хөкем итә.
XS
SM
MD
LG