Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Украинадагы хәзерге җитәкчелеккә өмет итми


Русия президенты Дмитрий Медведев Украинада хәзерге җитәкчелек булганда ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыру мөмкинлеген күрмәвен белдерде.

Сочида журналистлар белән очрашуда Медведев берәр нәрсә булып, вәзгыять үзгәрсә, шатланачагын әйтте.

Медведев Украина җитәкчелегенә бу атнада юллаган ачык хаты турында сорауларга җавап бирүдән тыелып калды.
XS
SM
MD
LG