Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда министрлар итеп хатын-кызлар билгеләнә


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад белдерүенчә, яңа хөкүмәттә социаль эшләр һәм сәламәтлек саклау министрлары итеп ислам җөмһүрияте тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар билгеләнәчәк. Президент яңа хөкүмәтне парламентка киләсе атнада тәкъдим итәргә җыена.

Әхмәдиниҗад икенче тапкыр президент итеп сайланып 5 августта вазыйфасына кереште. Оппозиция аның җиңүен танудан баш тартты.

Парламент яңа министрлар тәҗрибәле булырга тиеш, дип кисәтте. Әхмәдиниҗад үзенең беренче хөкүмәтенә тәҗрибәсез министрларны алуда гаепләнгән иде.
XS
SM
MD
LG