Accessibility links

Назраньдәге шартлауда үлүчеләр саны 20 җитте


Бу шартлауда 80-ләп кеше яраланды, алар арасында 11 бала бар, дип хәбәр ителә.

Ингушетия президентының матбугат вәкиле Калой Ахильгов хәбәр иткәнчә, интихарчы, шартлаткычлар төягән "Газель" машинасында милиция бүлегенең капкасын бәреп әчкә кергән. Ишек алдында ул вакытта милиция хезмәткәрләре иртәнге җыелышка тезелгән булган.

Беренче мәгълүматларга караганда, автомобиль урланган булган, шартлаткыч ярым тоннадан алып бер тонна тротил күәтендә булган. Милиция бинасы шактый җимерелгән, якын тирәдәге йортларга зыян килгән.
XS
SM
MD
LG