Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмәләшүләр туктамый


Бәләбәй татар гимназиясы үз хокуклары өчен көрәшә.

Бәләбәй татар гиназиясы үткән уку елыннан сәнгать юнәлешендә белем бирүен югалтмас өчен көрәшә. Эш шунда, район мәгариф бүлеге сәнгать юнәлешен бетерү турында карар чыгарган иде. 51 ата-ана аңа каршы мәхкәмә юлына басты, ләкин Бәләбәй районы мәхкәмәсе аларны якламады.

Республиканың югары мәхкәмәсе Бәләбәй районы мәхкәмәсе карарын көченнән чыгаруга карамастан, аның карары һаман да булса Бәләбәйгә барып җитмәгән.

Ул 10 көн эчендә барып җитәргә тиеш, ә чынлыкта инде ай ярым вакыт үткән. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов моны махсус вакыт сузу дип бәяли.
XS
SM
MD
LG