Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә җимерекләр астында 9 кешене эзлиләр


Назраньдә кичә шартлауда җимерелгән бина хәрәбәләре астында 9 кешене эзлиләр. Соңгы мәгълүматларга караганда 21 кеше үлгән, 140 якын кеше яраланган. 9 кеше Мәскәү хастаханәләренә китерелгән.

Сишәмбе көнне, Ингушетия эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы итеп Валерий Жернов билгеләнде. Элекке министр Руслан Мейриев Русия президенты карары белән эштән алынган иде.

Тикшерүчеләр биргән мәгълүматларга караганда, дүшәмбе көнне ике интихарчы шартлаткычлар төягән машинада милиция бүлегенә бәреп кергән. Шартлауда милиция бинасы җимерелгән, якын тирәдәге биналарга зыян килгән.

Ингушетиядә 3 көнлек мәтам игълан ителде.
XS
SM
MD
LG