Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш станциясендә 60 артык кешене эзлиләр


Саян-Шуш су-электр станциясендәге казада 13нче кешенең мәете табылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Хакасиядә бүген казада үлгән кайбер кешеләрне җирләделәр. Станциядә эшләгән кешеләрнең күбесе яши торган Черемушки авылында 4 кеше күмелде, дип хәбәр итте "Азатлык"ның җирле журналисты.

Тагын 60 кеше эзләнә. Алар хәбәрсез югалган дип санала. 15 зяын күргән кеше хастаханәдә дәвалана.

Шушы каза аркасында Енисей елгасына 40 тонна май түгелгән, ягулык 15 км га җәелгән, дип хәбәр ителә.

Саян-Шуш су-электр станциясендәге каза дүшәмбе иртәсендә булган иде.
XS
SM
MD
LG