Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җитештерелгән Ту-334 "МАКС-2009"да катнаша


Татарстанда җитештерелгән Ту-334 очкычы быел да Жуковскийда үтә торган "МАКС-2009" һава-галәм технологияләрен таныткан халыкара күргәзмәдә катнаша.

Казанда урнашкан Горбунов исемендәге Һава җитештерү берләшмәсе "Туполев" ширкәте белән бергә, шушы яңа Ту-334 очкычын әзерли.
Ул шушы ук төрдәге башка очкычлар белән чагыштырганда, кайбер яктан өстенлекләргә ия, дип хәбәр ителә. Мәсәлән ул тавышсыз очу сертификатын алган.

Очкычка 102 кеше утыра ала, машина 3 мең километр арага йори ала.

Әлегә Татарстанда эшләнгән бу очкычны сатып алырга теләүчеләр, имзаланган килешүләр турында мәгълүмат юк.
XS
SM
MD
LG