Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада чираттагы мәгариф киңәшмәсе


Әле күптән түгел генә республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узган иде. 19 август башкала мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе булды. Анда узган уку елына йомгаклар ясалды, яңасына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Узган уку елында 4881 укучы 11 сыйныфны тәмамлаган. Өлгереш 99,7% тәшкил иткән. 381 укучы алтын һәм көмеш медальләргә лаек булган.
XS
SM
MD
LG