Accessibility links

Аrctic Sea диңгезчеләрен һәм пиратларны Мәскәүгә алып килделәр


Аrctic Sea корабында булган 11 диңгезчеләрне һәм аларны кулга алган 8 кешелек төркемне хәрби очкычларда Африкадан Мәскәүгә алып килделәр. Берничә кеше Кабо-Вердеда корабны саклап калган.

Агентлыклар хәбәр иткәнчә, диңгезчеләрнең һөҗүмгә катнашлыгы булмавы раслангач, аларны өйләренә җибәрәчәкләр. Корабны урлауда шикләнелгән төркем җавалылыкка тартылачак, дип хәбәр ителә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, шушы 8 кешелек төркем Швеция суларында кораб янына көймәдә ярдәм сораган булып килгән, аннан соң, корабны үз контроленә алган һәм бөтен элемтә чараларын сүндерергә кушкан.

Корабны ике атнадан артык вакыт эзләделәр. Ул Кабо-Верде дәүләте тирәсендә Атлантик океанда табылды.
XS
SM
MD
LG