Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ яшәрергә омтыла


Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

19 августта Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең пленум утырышы узды. Анда Юныс Камалетдинов үзәк рәислегеннән китәргә теләк белдерде. Үзәкнең яңа җитәкчесе итеп адвокат Галишан Нуриәхмәт сайланды.

Карл Маркс урамындагы Татар иҗтимагый үзәгенең беренче катында ТИҮ пленумы әгъзасы булмаган апалар сабыр гына җыелыш үткәнен көтеп торды. Иртәнге сәгатьләрдә БТҮ вәкилләре укытучыларның август киңәшмәсе үткән урында туган телне яклап, 309-нчы федераль канунга каршы пикет үткәреп кайттылар.

Иҗтимагый үзәкнең пленумы әгъзалары 40-лап кешедән торып, шуларның 24-е утырышта катнашты. Төп мәсьәлә - соңгы елларда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисен сайлау булды. Моңа кадәр бу эшне алып барган Юныс Камалетдинов 80 яшен тутыргач, рәис вазыйфаларын калдырырга теләвен әйтте.

Милли хәрәкәт шактый зур кыенлыклар кичергән бу көннәрдә иҗтимагый оешманың матди, оештыру эшләрен алып бару зур көч таләп итә. Юныс Камалетдинов кайбер татар басмаларында милли оешмада бары тик бабайлар гына утыра дип язуга, дөрес һәм җитди җавап булырга тиеш дип саный. Милли хәрәкәткә хәзер яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Тиз генә яңа рәисне сайлап кую җиңел булмады.
Ринат Нургали


Язучы, галим, ТИҮ җитәкчеләренең берсе Зәки Зәйнуллин, оешманың яңа җитәкчесе кыю һәм әзерлекле булырга тиеш, дип әйтте. Аның фикеренчә, милли оешма Татарстан җитәкчелегенә ризасызлык белдереп, хакимияткә милләт мәнфәгатьләреннән торып, кискен таләпләр куярга кирәк. Димәк, яңа җитәкче радикаль милләтчеләр карашларын да якларга тиеш. Пленум әгъзалары иҗтимагый үзәкнең хәзерге эшчәнлеге, аның җитәкчелегенә яшьләрне җәлеп итү турында фикер алышты.

Кызу бәхәсләр нәтиҗәсендә ТИҮ рәислегенә нәмзәт итеп хокукчы Галишан Нуриәхмәт, милли хәрәкәттә күптәннән катнашучы Ринат Нургали һәм эшмәкәр Фәрит Зәкиев тәкъдим ителде.

Галишан Нуриәхмәт яшьләр сайланырга тиеш дип, рәислектән баш тартты. Ринат Нургали шәхси сәбәпләр белән үзенең рәис булып сайлануына ризалык бирмәде. Юныс Камалетдинов һәм Энҗе Даутова милли хәрәкәттә соңгы елларда катнашып, иҗтимагый үзәккә зур ярдәм күрсәткән эшкуар Фәрит Зәкиевне сайларга өндәде.

Фәрит Зәкиев
Эшмәкәр Фәрит Зәкиев кайнар хисле оратор, оста чыгыш ясаучы булмаса да, практик гамәлләрне башкаруга кулай кеше икән. Ул иҗтимагый үзәкнең карарларын әзерләүдә, аларны таратуда зур тырышлык күрсәтә. Фәрит Зәкиев 25 ел дәвамында Казан авиация берләшмәсендә эшләгән. Ул үзенең программасы белән таныштырды. Татарстан кануннарын, республика Конституциясен яклау, 309-нчы федераль канунны гамәлдән чыгару, милли хәрәкәтнең эшен җанландырып җибәрү Фәрит әфәнденең иң зур максатлары.

Урта яшьләрдәге, ярдәмчел, ТИҮ эшендә соңгы елларда гына катнашучы Фәрит Зәкиев бу юлы рәислеккә үтмәде. Зәки Зәйнуллин, Айрат Хатмулла хокукчы Галишан Нуриәхмәтнең тәҗрибәсе күбрәк булуын исәпкә алып, хәзергә аны сайларга тәкъдим иттеләр. Аның кандидатурасы иң башта тавыш бирүгә куелды.

Пленум әгъзалары күпчелек тавыш биреп, БТИҮнең яңа рәисе итеп 71 яшен тутырган адвокат, элек Үзбәкстанда яшәп, Татарстанга күчеп кайткан Галишан Нуриәхмәтне, аның урынбасарлары итеп Фәрит Зәкиев һәм Ринат Нургалине сайлады.

Яңа рәис эшкә керешкәнче, Юныс Камалетдинов элегрәк башлаган эшләрне дәвам иттерә. Ул 20 августта урам чараларын рәсми биналар каршында үткәрү турында Татарстан югары мәхкәмәсендә барган утырышта катнашты.
XS
SM
MD
LG