Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш станциясендә үлүчеләр саны 47 җитте


Саян-Шуш су-электр станциясендәге казада үлүчеләр саны 47 җитте. Бу хакта Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Машина бүлегендә суны суыртканда дистәләрчә кешеләрнең мәетләре табылды. 28 кешене эзлиләр.

Казада үлүчеләр һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең гаиләләренә бер миллион сум күләмендә компенсация биреләчәк. Бу максатка акча бүленеп бирү турында премьер-министр Владимир Путин белдерде.

Русия прокуратурасаның Тикшерү комитеты вәкиле Маркин, су-электр-стансиясендәге казаның террор гамәле булуы турындагы фараз расланмады, диде.
XS
SM
MD
LG